Бүген ТР Хөкүмәте Йортында үткән атналык республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика программаларын үтәмәгән өчен, берничә муниципаль берәмлекнең башлыкларын тәнкыйтьләде.
Ул торакны сафка бастырудан башлады. Аның сүзләренчә, Лениногорск, Читсай, Спас районнары һәм Казан артта калучылар рәтендә. Казанда торакны сафка бастыру буенча план 51 процентка гына башкарылган. “Казан торакны ничек тапшырырга планлаштыра, социаль ипотека хисабына гына мәллә?”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошинга.
А.Песошин хәбәр иткәнчә, алар берничә тапкыр торакны сафка бастыру буенча планны үзгәртүләрен һәм аның 920 мең кв.метрдан 720 мең кв.метрга киметүләрен сораганнар.
Бюджет өлкәсе тармакларында уртача хезмәт хакы дәрәҗәсен санау методикасын ачыкларга кирәк, дип белдерде РФ Финанслар министры Антон Силуанов җомга көнне узган бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру буенча Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясап.
РФ Хакимияте төбәкләр тарафыннан аларның бюджетларына ярдәм итү максатыннан субсидияләрне мәҗбүри финанслашуны гамәлдән чыгарырга ниятли, дип хәбәр итте РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
"Дәүләт программаларын тормышк ашыру барышында төбәкләр тарафыннан субсидияләрне мәҗбүри финанслашуны гамәлдән чыгарып эреләтү күздә тотыла. Хөкүмәттә хәзер мондый үзгәрешләр әзерләнә", - дип белдерде Силуанов бюджет чыгымнары буенча Дәүләт Советының җомга көнне узган утырышында.
Россиянең Финанслар министры Антон Силуанов үз эшчеләренә "Соры" хезмәт хакын түләүче эш бирүчеләргә җаваплылыкны арттырырга тәкъдим итә, ләкин сүз җинаять җаваплылыгы турында түгел, ә административ җаваплылык турында бара.
"Җаваплылыкны арттыру белән мин һичшиксез килешәм - бәлки җинаять җаваплылыгы түгелдер, ләкин административ җаваплылыкны һәм акчалата түләүне арттыру мәҗбүри", - диде Силуанов журналистларга бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге тикшерелгән Дәүләт Советы утырышыннан соң.
Ерак Көнчыгышта су басу нәтиҗәләрен бетерүгә кирәк булган акча күләме бүленеп биреләчәк, дип белдерде Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов.
"Беренче чиратта без халыкны барлык кирә-ярак белән тәэмин итәбез - моңа акча, кайнар ризык, вакытлы тору пунктларында яшәү - болар өчен акча бар", - диде А.Силуанов, журналистларның сорауларына җавап итеп.
Беренче санаулар буенча әлеге табигать хәвефе нәтиҗәләрен бетерүгә 40 млрд. сум акча кирәк булачак, ләкин, һичшиксез, әлеге сумма артачак. "Кирәк булган барлык акчалар бүленеп биреләчәк", - дип ышандырды министр. Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә Транспорт министрлыгы юлларны төзекләндерүгә күпме акча кирәк булуын саный, аннары инде әлеге максатларга нинди акча бүленеп биреләчәге хәл ителәчәк.