РФ Финанс министры Антон Силуанов 2014-2016 елларга федераль бюджет проектын икенче укылышта тикшерү барышында төбәкләргә бюджет кредиты ставкасы киметергә мөмкин дип саный.
"Бәлки икенче укылышка ставка буенча уйлап карарга кирәктер. Бүгенге көндә ул финанслаштыруның өчтән ике ставкасын тәшкил итә, элегрәк яртысы иде", - диде Силуанов.
Россиядә өстенлекле мәсьәләләрне хәл итәргә акча җитәчәк, шулай да акчаны сак тотарга кирәк, дип белдерде РФ Финанслар министры Антон Силуанов. Бу турыда ул җомга көнне "Бор" Мәскәү астындагы пансионатта узган "Бердәм Россия"нең 14-нче съезды кысаларында узган медиафорумда хәбәр итте.
Министр сүзләре буенча, президент карарлары белән хәл итәргә юнәлдререлгән проблемалар өстендә эшләр өчен акчалар ни генә булса да табылачак. Су басу нәтиҗәсен бетерү - шундый беренче чираттагы мәсьәләләрнең берсе.
Бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин бюджет акчаларын сарыф итү мәсьәләсе буенча РФ Дәүләт Советы утырышын уздырды. Дәүләт Советы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
В.Путин белдергәнчә, РФдә бюджет процессы идеологиясен үзгәртү буенча эш дәвам ителергә тиеш, шул ук вакытта барлык дәрәҗәдәге чиновникларны бюджет акчаларын экономияләүгә мотивацияләргә кирәк.
"Бюджет процессының принципларын, идеологиясен үзгәртерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк, хакимиятнең бөтен дәрәҗәләрен дә бюджет акчаларын икътисади нигезләнгән тулысынча нәтиҗәле рәвештә экономияләргә өндәргә кирәк", - дип әйтте В.Путин.
Ул Россия Хөкүмәтенә капиталь төзелешләрне барларга һәм чыганакларны югары әзерлек дәрәҗәсендәге объектларга юнәлдерергә кушты. Владимир Путин сүзләренчә, Хөкүмәткә бюджет инвестицияләре өлкәсендә бик күп эшләр башкарасы бар. Ул искәрткәнчә, инде бюджет акчаларын кулланып, капиталь төзелеш буенча масштаблы программа формалаштырылган.
“Шул ук вакытта бу өлкәдә билгеле проблемалар бар. Барыннан да бигрәк, проектның тормышка ашырылу барышында беренчел сметаларның артуын күз уңында тотам”, - диде Путин.
Бүген Казанда Kazansummit'13 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең V Халыкара икътисадый саммитын кысаларында Стратегик форум үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу катнаштылар.
Форум башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Татарстанның инвестицион һәм икътисадый проектлары күргәзмәсен карады.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Kazansummit әһәмиятен билгеләп үтте. "Безнең республика бу көннәрдә Россия һәм ислам дөньясы үзара хезмәттәшлегенең төп икътисадый мәйданчыгына әверелде, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - Kazansummit форумында 40 илдән һәм РФнең 16 төбәгеннән 600гә якын вәкил катнаша".
РФ Финанс министры Антон Силуанов салым салуның гадиләштерергән системасы буенча керемнәрне җирле дәрәҗәгә тапшырган очракта төбәкләр бюджетлары өчен куркыныч яный дип саный.
РФ Финанслар министры Антон Силуанов кече һәм урта касебчелеккә Милли Байлык фонды хисабына кредит бирүне куркынычлы дип саный.
"Шулай да Милли байлык фонды акчалары ышанычлы активларга гына урныштырылырга тиеш, алар керемне һәм саклыкны тәэмин итә. Дөрес, кече һәм урта касебчелеккә кредитлар - алар югары рискка ия", - диде ул пәнҗешәмбе көнне узган РФ Хакимияте утырышында чыгыш ясап.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit'13 халыкара икътисадый форумы кысаларында Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегацияне Төркиянең Югары Милли мәҗлесе депутаты, Төркия Республикасының ПАСЕдагы вәкиле Мәүлет Чавушоглу җитәкли. Делегация составына шулай ук Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгәр Азим Туна, Төркиянең эшлекле даирәләре вәкилләре кергән иде.
Татарстан Президенты Төркия белән Татарстан арасындагы сәүдә-икътисадый һәм гуманитар багланышларның шактый дәрәҗәдә үсешен канәгатьлек белән белдерде. Татарстанда эре Төркия компанияләре актив эшли, һәр ел яңа төрек инвесторлары өстәлеп тора.