ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2013 ел
җомга
Финанс министрлыгы дәүләт хезмәткәре рангында бүгенге көндә дәүләт идарәсе органнарында эшләүчеләрнең 40-50% гына бер үк вактытта аларның хезмәт хакын арттырып шушы статуста калдырырга тәкъдим итә, дип хәбәр итте журналистларга финанс министры Антон Силуанов.

РФ Финанслар министры Антон Силуанов Милли байлык фонды акчаларын проектларның проект-смета кәгазьләрен әзерләүне тәмамлаганнан соң, 2014 елда ук инфрастуктура үсешенә тотып булачак дип уйлый.

2013 елның июнендә Петербургта узган халыкара икътисад форумында Президент Владимир Путин Хөкүмәткә шундый йөкләмә биргән иде.

Табигый булган монополияләргә тарифларны бер елга катырып тору Россия Федерацияcендә инфляцияне 0,5 процент пунктына киметергә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итте җомга көнне Финанс министрлыгы башлыгы Антон Слуанов.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев алдарак җомга көнне тармаклы министрлыкларга 9 сентябрьгә хәтле2014 елда тарифларны катырып торуны күздә тоткан 2014-2016 елларга РФ Социаль-икътисади үсеш фаразы вариантын әзерләргә кушкан иде.  

Хөрмәтле хезмәттәшләрем!

Сезне чын күңелдән финансистлар көне белән котлыйм! 1802 елның 8 сентябрендә хан манифесты белән Финанслар министрлыгы булдырылган. 2011 елның августында Финансист көнен билгеләү турында президент Карары чыкты, һәм шушы елда россиядә яшәүче финансистлар беренче тапкыр үз һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте.

 Республикабызның финанс органнары федеральныкы белән чагыштырганда күпкә яшьрәк булса да, ә аңа 90 елдан бераз күбрәк, аның бай тарихы бар. Бүген Татарстан Республикасы финанс системасында намуслы, җаваплы, бюджет һәм салым өлкәсендә законнарны яхшы белүләре белән  аерылып торган үз эшенең белгечләре эшли. Финанс өлкәсендә эшләүчеләрнең профессиональлеге һәм нәтиҗәле эшләве төбәкләр һәм гомумән республика икътисадының үсеше белән бәйле бит. Сезнең эшегез нәтиҗәсе буларак бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә үз вакытында хезмәт хакы, пенсия, төрле түләүләр, республика халкына стипендияләр түләнә.


5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Россиянең икътисадый яктан алга киткән төбәге буларак, Татарстан Республикасының Швейцария белән хезмәттәшлеге өчен потенциалы зур, һәм бүген гамәлдәге мөнәсәбәтләрне тагын да үстерү бурычы тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашуда Швейцариянең француз телле өлешенең Сәүдә-сәнәгать палатасының Россия, Украина, Беларуссия һәм Казахстан өчен җитәкчесе Ги Меттан хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Швейцариядән килгән Ги Меттан әфәнде җитәкчелегендәге бизнес-делегация Татарстан Республикасында ике көнлек танышу визиты башкара.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, визитны әзерләү турында былтыр Татарстан делегациясенең Женевага эш визиты барышында сөйләшенгән иде. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә,Татарстан икътисады экспортка юнәлешле, һәм Россиянең ВТОга керүе тулаем республика өчен яңа базарлар ача. Швейцария һәрвакыт Татарстан өчен эре сәүдә партнеры булып кала, диде ул, һәм бүген, товар әйләнеше күләмнәре беркадәр кыскаруга карамастан, үзара мөнәсәбәтләрне үстерү мөһим. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада Швейцария капиталы катнашында 47 предприятие эшли. Мондый предприятиеләр күбрәк булырга тиеш, диде ул, республика базарында төрле рәвештәге бизнес алып бару мөмкинлеге бар бит.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2013 нче елга Татарстан Республикасы бюджетына энергияне сакчыл тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү өлкәсендә төбәк программаларын гамәлгә кертү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү турындагы килешү имзаланды
Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцин кул куйды.

РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцин хәбәр иткәнчә, Килешү кысаларында Татарстан 2013 нче елга федерациянең 28 субъектына каралган 5,7 млрд. сумның 442 млн. сумын алачак. Антон Инюцин сүзләренчә, Татарстан энергияне сакчыл тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү өлкәсендә финанслау күләме буенча лидер – төбәкләр өчлегенә керә. Ул шулай ук, бүген бигрәк тә энергияне сакчыл тоту өлкәсендә гражданнарны укыту , энергияне сакчыл куллану һәм энергия нәтиҗәлелеге идеяләрен популярлаштыру мөһим, дип билгеләде.
Бүген Казанда “Химград” технополисында Россия индустриаль парклары ассоциациясенең “Россиядә индустриаль парклар үсеше проблемалары һәм перспективалары” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Аның беренче өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Президент илдә формалашып килүче индустриаль парклар тәҗрибәсенең Татарстанда да бик уңышлы тупланып килүен ассызыклап узды. Ул бүгенге утырышның тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда дизель двигательләрен ремонтлау буенча завод базасында индустриаль парк булдыру идеясе тууы һәм, нәтиҗәдә, бик зур, мәйданын 500 мең квадрат метр тәшкил иткән “Мастер” Кама индустриаль паркы пәйда булуы турында сөйләде. Татарстан җитәкчесе ассызыклап узганча, индустриаль парклар үсеше республика һәм федераль хакимият ярдәменә мохтаҗ. Мондый паркларны үз химаясе астына алучы эре оешмалар булуы зарур.
Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең "Интерра-2013" Новосибирск инновацион форумында катнашуы РИРА әгъзалары булган барлык регионнар өчен дә файдалы. Бүген Новосибирскка эш визиты кысаларында әлеге форумда катнашучы РИРА Советы Рәисе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый фикер әйтте.
Рөстәм Миңнеханов Г.Кац исемендәге яңа Дәүләт концерт залында узган форум ачылышында катнашты. Новосибирск өлкәсе губернаторы Василий Юрченко, форумны ачуда чыгыш ясап, хәбәр иткәнчә, быелгы бишенче "Интерра"да Россиядән һәм 11 илдән катнашучылар саны 500, 250 эксперт та бар. Форум өчен беренче мәртәбә бер генә тема сайланган, ул да булса – мәгариф. Губернатор сүзләренчә, Новосибирск өлкәсе зур мәгариф потенциалына ия - монда 41 югары уку йорты,70тән артык фәнни-тикшеренү оешмалары, яшь предприятиеләр, инновацион технопарклар эшли. Регион тәҗрибәсе, губернатор фикеренчә, "Интерра -2013"дә катнашучылар өчен кызык булырга мөмкин.
Василий Юрченко шулай ук форум адресына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевтан килгән телеграмманы укыды.

Макроикътисади фаразларның начараюына карамастан, 2013 елга Россия Федерациясенең расланган бюджеты параметрлары үзгәртелмиячәк, дип хәбәр итте журналистларга Финанс министрлыгы җитәкчесе Антон Силуанов.

"Агымдагы елда бюджет кытлыгы параметрлары үзгәрешен көтмибез", - диде Антон Силуанов, журналистларның макроикътисади агымдагы елда күрсәткечләрнең начараюы белән бәйле буларак 2013 елга федераль бюджет параметрлары үзгәрмәсме дигән сорауга җавап итеп.  

Россия халыкның финанс белемен арттыру буенча 2014 елдан  милли стратегия тормышка ашыра башлыячак, дип хәбәр итте РФ Финанслар министры Антон Силуанов  әлеге өлкәдә G20 милли стратегияләре турында чыгышын тәкъдим итүгә багышланган брифингта.

Финанс белем Россия Федерацияендә G20 рәислегенең төп темасы дип алынганын да искә төшере узды ул. Россиянең әлеге инциативасы "егермелекнең" барлык илләре белән дә хупланды, алар конкрет ил шартларына туры килгән үзләренең стратегияләрен әзерли башладылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International