Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Зафер Чаглаян белән очрашты. Очрашу бүген ачылучы Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Очрашуны ачып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казанга Төркия Республикасы Президенты һәм Премьер-министры визитыннан, Татарстан Республикасында Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясен уздырганнан, ике ел эчендә сигез мәртәбә Татарстан-Төркия форумыннан соң Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә күтәрелде. "Һәм монда Сезнең шәхси өлешегез аеруча зур, - дип мөрәҗәгать итте Зафер Чаглаянга Рөстәм Миңнеханов. – Сез Төркия бизнес әһелләре базарлар эзләрлек, чит илләрдә уртак предприятиеләр булдырырлык мохит тудырдыгыз".
Татарстан белән Төркия Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр бүген югары дәрәҗәдә, әмма якларга әле хезмәттәшлекнең олы потенциалын кулланырга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне Казанда Татарстан-Төркия эшлекле форумын ачу тантанасында чыгыш ясаганда әйтте. Форум эшендә шулай ук Төркия Республикасы Икътисад министры Зафер Чаглаян да катнашты.
Форумда 85 Төркия һәм 170 Татарстан компаниясе вәкилләре катнаша – асылда бу автокомпонентлар җитештерүче компанияләр, агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, төзелеш фирмалары һәм башкалар.
Форумны ачып, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов анда катнашучыларны сәламләде. “Төркия эшлекле даирәләре белән очрашулар уздыру яхшы гадәткә һәм тугандаш халыклар белән дустанә мөнәсәбәтләр дәлиленә әверелде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Россия һәм Төркия җитәкчелеге бүген төрле тармакларда хезмәттәшлек үсешенә зур игътибар бирә һәм бу беренче чиратта икътисадта”.
Ул билгеләп үткәнчә, Төркия – Татарстанның әйдәүче чит ил сәүдә-икътисадый партнерларының берсе. Төркия белән Татарстан арасында 2012 елда товар әйләнеше 930 млн доллар тәшкил иткән, Татарстанга Төркия инвестицияләре күләме – 1,5 млрд доллардан артык. Төркия уртак предприятиеләр саны буенча Татарстанда беренче урынны алып тора – 278 предприятие теркәлгән. “Алабуга” МИЗ резидентлары – Төркиянең эре компанияләре.
Бүген Казанда Татарстанның “Нефть, газ, химия” форумы үз эшен башлады. Быел ул әһәмиятле вакыйгага – республиканың нефть ятмаларын үзләштерә башлауга 70 ел тулуга багышлана, дип ассызылады Рөстәм Миңнеханов, форумны ачу тантанасында чыгыш ясаганда.
Аның сүзләренчә, республикада нефть фәне һәм технологияләр бик җитди тәкъдим ителгән, һәм Татарстан нефтьчеләре Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу белән кызыксына.
ТР Президенты күргәзмәдә экспонатлары, проектлары яки техник эшләнмәләре тәкъдим ителгән һәм Гран-прига лаек булган компанияләр җитәкчеләренә дипломнар тапшырды. Төрле номинацияләрдә күргәзмәнең югары бүләкләренә «Нижнекамскнефтехим», «Татнефть» (2 номинациядә), «Газпром Трансгаз Казань», «РИТЭК» һ.б. компанияләре лаек булды.
Казан күргәзмәсе Россиянең нефть, газ тармагының аерылгысыз өлешенә әйләнде, дип белдерде үз чыгышында РФ Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль. Аның сүзлрәенчә, Татарстан нефтьчеләре яңа эшләнмәләр кертү буенча лидер булып торалар.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Республика Көне дәүләтчелегебезне торгызуның хәзерге этабын ачык чагылдыра, Татарстанның икътисадта һәм социаль өлкәдә ирешкән зур казанышларын, иҗтимагый үсештәге үзгәрешләрен, халкыбыз тормышының яңа дәрәҗәсен һәм яшәү рәвешен күрсәтә.
Күптән түгел Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы уңышлары республикабызның төп бәйрәменә быел үзенчәлекле төсмер бирә. Универсиада тәҗрибәсен һәм аның күпкырлы мирасын республикада гомумроссия һәм халыкара колачлы яңа проектларны гамәлгә ашыруда файдаланырга мөмкин һәм шулай эшләргә кирәк тә.
Бүген "Татнефть" ААҖ Директорлар советы чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда 2013 елның җиде ае эчендә "Татнефть" ААҖ бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы елның сентябренә бюджет расланды, "Татнефть" ААҖнең 2013 елның беренче яртыеллыгында финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча фикер алышынды.
Хисап чорында компания ятмаларында 12,932 млн тонна нефть чыгарылган, планнан тыш 335 мең тонна нефть. Юлдаш нефть газын чыгару 426 млн куб. м тәшкил иткән, бу үткән елның шул ук чорынна 2,8 процентка артып китә.
127 яңа скважина файдалануга тапшырылган, аларда 85 мең. Тонна нефть чыгарыла. Татарстан Республикасыннан читтә лицензияләнгән кишәрлекләрдә 158,4 мең тонна нефть чыгарылган, 15 скважина борауланган.