Бүген Әлмәттә «Татнефть» ААҖнең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2013 елның дүрт аенда бюджет үтәлеше каралды һәм быелгы июнь аена бюджет расланды, быелның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында фикер алышынды.
Бу елның беренче өч аенда «Татнефть» ятмаларында 6,42 млн тонна нефть чыгарылган. Планнан артыгы белән 160 мең тонна нефть чыгарылган.
Бүген Болгарда, Истәлек билгесе янында, “Изге Болгар җыены”ның рәсми ачылышы үтте. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулуга багышланды. Анда катнашкан меңнәрчә кеше арасында татар дин әһелләренең IV форумы делегатлары, Россиянең төп мөселман үзәкләренә кергән Диния нәзарәтләре рәисләре бар иде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тантананың дәрәҗәле кунаклары булды.
Бүген Казан Кремле янында тантаналы рәвештә "Кремльдан Кремльга кадәр. ЮНЕСКО бөтендөнья тарихи-мәдәни мирасын саклап калу" моторалли тәмамланды. Финишта байкерларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов каршыладылар.
Мәскәүдән Казанга кадәр мотораллины BMW компаниясе оештырган. 2013 елның 23 маенда Мәскәү Кремле яннынан башланып киткән сәфәр Россиянең Алтын боҗрасы шәһәрләре Владимир һәм Түбән Новгород, шулай ук Идел буе энҗеләре - Чебоксар белән Казанны колачлаган. Раллида мототема буенча язучы атаклы журналистлар, BMW компаниясе клиентларыкатнаша һәм аларның күбесе раллида икенче ел катнашалар. Барысы 97 кеше юлга чыккан .
Финанслар министрлыгы бюджеттан тыш фондларның Федераль салым хезмәтенә иминиятләштерү кертемнәре буенча функцияләрен бирү буенча бериниди киртәләр күрми, дип хәбәр итте финанслар министры Антон Силуанов.