Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Искешәһәргә (Төркия Республикас) бер көнлек эш визиты белән килде.
Анатолия университеты аэропортында аны РФнең Төркия Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ивановский, Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгер Азим Туна, Искешәһәр мэры Йылмаз Бөекәршен каршы алдылар.
Татарстан Республикасы делегациясе составына ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров керде.
Күчемсез милеккә салым Татарстанда әкеренләп кертеләчәк. Бу турыда Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин 30 май көнне узган ТР Дәүләт Советы утырышында хәбәр итте.
Инде мәгълүм булганча, Россиядә 2014 елдан бүген гамәлдәге милеккә табыш һәм җир салымын берләштерүче физик затларның күчемсез милкенә салым кертү планлаштырыла. Ул хәзер саналганча милекнең инвентаризация бәясенә түгел, ә базар кадастр бәясенә нигезләнеп исәпләнәчәк. Нәтиҗәдә, кайбер белгечләр фикеренчә, халыкның салым йөкләмәләре хәтта өч тапкырга артырга мөмкин.
Ул хәбәр иткәнчә, 2012 елда тупланма бюджетның керем өлешенә 210,7 млрд. сум, шул исәптән 162,7 млрд. сум салым һәм салым булмаган керем кергән. Татарстан Республикасының керем өлеше узган елда 177,2 млрд. сум күләмендә үтәлгән, шул исәптән, 127,9 млрд. сумы - салым һәм салым булмаган керемнәр.
Табышка салым узган елда 59,5 млрд. сум күләмендә җыелган. Физик затларның табышына салым тупланма бюджетка 46,4 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетына исә 27,3 млрд. сум күләмендә тупланган.
Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ акционерларының 2012 ел эшчәнлеге буенча еллык җыелышы узды.
Холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин хисап доклады белән чыгыш ясады. Аның мәгълүматларына караганда, узган ел 2010-2014 елларда ТР нефть, газ, химия комплексын үстерү программасын гамәлгә куюны координацияләү дәвам иткән. Аны гамәлгә ашыруда төп капиталга 235 млрд. сум инвестици үзләштерелгән. Җитештерү күләме 24 процентка, хезмәт җитештерүчәнлеге 27 процентка, өстәмә кыйммәт 52 процентка арткан.
Татарстан Республикасы Президенты Оренбург өлкәсенә эш визиты белән китте.
Визит кысаларында Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг белән әңгәмә, Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлилгә багышланган мемориаль комплекс ачу тантанасы планлаштырылган, шулай ук өлкәдәге татар диаспорасы активы белән очрашу узачак.
"Мәскәү-Казан" тиз йөрешле магистрален проектлаштыру Транспорт министрлыгының бүгенге бюджетыннан алынырга мөмкин, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
"Казан-Мәскәү" тиз йөрешле магистраль салу бәясе якынча 928 миллиар сум тәшкил итә, аны проектлаштыру өчен 16 миллиард сум таләп ителәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары – Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлык (Росимущество) җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан Республикасы ягыннан анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхәтдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасында территориаль идарәсе җитәкчесе Елена Паткина һәм башкалар катнашты.
Яклар дәүләт мөлкәтенә идарә мәсьәләләре, шулай ук федераль мөлкәткә нәтиҗәле идарә һәм хезмәттәшлекне камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ штаб-фатирында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре белән киңәшмә үткәрде.
2013 елның 1 кварталына аларның эшчәнлеге нәтиҗәләре, киләчәктә үсеш перспективалары һ.б. мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә “Татанефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР тармак министрыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.