ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Өлкәләр бюджетның кереме буенча планны башкармыйлар, шуңа күрә Финанс министрлыгы региональ бюджетларга йөкләмәләрне киметергә тәкъдим итә, диде финанслар министры Антон Силуанов.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, җир кишәрлекләре хуҗаларының кадастр бәяләрен базар бәясе күләменә кадәр төшерү буенча судка мөрәҗәгаь итүләрнең артуына бәйле, бу процессларны тәртипкә салу мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды.

15
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков РФ Дәүләт Думасында (Мәскәү) “Роснано” ААҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты.

“Роснано” башлыгы Анатолий Чубайс хәбәр иткәнчә, Россиядә наноиндустрия үсеше кысаларында булдырылган нанотехнология үзәкләре 2013 ел ахырына үзләренең 200дән артык стартап-компанияләрен финанслыйлар.

Нанотехнология үзәкләрен булдыруның төп максаты – фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләрен коммерциаләштерү институтларын үстерү.

Россиядә бүгенге көнгә 12 нанотехнология үзәкләре – Мәскәү, Зеленоград, Дубна, Троицк, Казан, Новосибирск, Томск, Ульяновск, Саранск, Санкт-Петербург, Ставрополье,Екатеринбург шәһәрләрендә булдырылган.

Чехия Республикасы – Татарстанның әйдәүче икътисадый партнерларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Чехия-Татарстан бизнес-форумын (Прага шәһәре) ачуда сәламләү сүзендә әйтте. Аның сүзләренчә, Чехия–Татарстан товар әйләнеше 2012 йомгаклары буенча 1,7 мәртәбә артты һәм 223 млн АКШ доллары тәшкил итте.

Рөстәм Миңнеханов икътисадый форумда катнашучыларга Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын һәм мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Ул Чехия Республикасы җитәкчелегенә, Чехия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Чехия–Татарстан бизнес-форумын оештыручыларга кунакчыллыклары һәм Татарстан делегациясе визиты өчен рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, Россия-Чехия арасындагы үсә баручы мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан белән Чехия арасындагы хезмәттәшлек үсешенә ярдәм күрсәтүләре өчен Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Сергей Киселевка һәм Россия Федерациясе Чехиядәге сәүдә вәкиле Александр Туровка үзенең ихтирамын белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Милли банкының 2012 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча еллык коллегиясе узды.

Коллегиядә чыгыш ясап, Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин 2012 елда банк системасы торышы буенча мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү һәм алдагы елга бурычлар кую республика икътисады һәм аның эченә кергән банк өлкәсе үсешенә юнәлдерелгән конкрет чараларны барлап куярга мөмкинлек бирә.

2013 елның 12 апрелендә Әлмәт шәһәренең «Нефтеконсрциум» ЯАҖ Татарстан Республиксы финанслар министры урынбасары Данил Волков катнашында 2012 елда эш нәтиҗәләре буенча кече нефть компанияләре белән киңәшмә узды. Шулай ук киңәшәмдә әлеге компанияләрнең 2013 елның 1 һәм 2 кварталында көтелүче эш нәтиҗәләре һәм 2013 елда бюджетка түләнүче кертемнәр турында да сүз барды.

12
апрель, 2013 ел
җомга

Бөтен дәрәҗәдәге җитәкчеләр бюджет акчасын тоту мәсьәләсенә бик игътибарлы булырга тиешләр, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Коррупциягә каршы кәрәш буенча ТР Президенты каршындагы Совет утырышы барышында. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыкларының, ведомстволарының җитәкчеләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә хәбәр иткәнчә, бүген Совет алдында бюджет акчаларыннан файдалану һәм республика, муниципаль һәм федераль мөлкәт белән эш итү вакытында кулланылган профилактик чаралар нәтиҗәлелеге турында мәсьәләне хәл итү куелган.


11
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

"Казан 2013 Башкарма дирекциясе" АНО белән “Panasonic Россия”, “Данон-Юнимилк” КТ, “Эколаб” ЯАҖ компанияләре арасында партнерлык шартнамәләренә имза салу тантанасы бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, "Казан 2013 Башкарма дирекциясе" АНО генераль директоры Владимир Леонов, “Panasonic Россия” генераль директоры Судзуки Сигэо, управляющий директор представительства “Данон-Юнимилк” компанияләр төркеме “Данон-Юнимилк-Волга” Россиядәге вәкиллегенең идарәче директоры Кустэ Стефан Станислас, “Эколаб” ЯАҖ вице-президенты һәм генераль директоры Вацлав Харант.

“Panasonic Россия” компаниясе “Видеомәгълүматны чагылдыру җайланмалары һәм видеоконференцияләр өчен җиһазлар” категориясендә Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының партнеры булды. Судзуки Сигэо хәбәр иткәнчә, бу компания Россиядә катнашучы иң масштаблы программа.

Универсиаданың “Сөт продукциясе” категориясендә “Данон-Юнимилк” компанияләре төркеме рәсми партнеры булды һәм и спортчылар өчен төп ресторанда сөт продукциясенә булган ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндеререгә тыена. Владимир Леонов сүзләренчә, бу 100 тоннадан артык төрле төрдәге сөт продукциясе. Компания өчен бу шартнамә - эре спорт проектлары белән хезмәттәшлекнең беренче тәҗрибәсе.

Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин республиканың эре салым түләүчеләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә 2012 елда эшчәнлек нәтиҗәләре тикшерелде, 2013 елның беренче һәм икенче кварталында көтелүче нәтиҗәләр, шулай ук 2013 елда бюджетка тълщъче кертемнәр каралды.  

10
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 10 апрельдә миниципаль район һәм шәһәрләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән 2013 елның март аенда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2013 елның апрельдә көтелүче үтәлеше буенча киңәшмәләр узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International