ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары Алексей Шишкин белән Юлия Абдреевада2013 елның 1 гыйнварына калган федераль средстволарны тоту буенча киңәшмә узды.

6
апрель, 2013 ел
шимбә
РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына 5 млн. сумнан артык бәяле машиналар өчентранспорт салымын арттыру буенча закон проектын кертте. Закон проекты арттыру коэффициентын транспорт салымы ставкаларына карата куллануны күздә тота. Чыгарылышыннан соң 5 ел узмаган, бәясе 5 миллионнан 10 миллион сумга хәтле ббулган җиңел машиналар өчен транспорт салымы 2 коэфиициенты белән тотылачак.

5
апрель, 2013 ел
җомга

2013 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Яшел Үзән районында өстәмә белем бирү учрежденияләренә балалар йөрүне исәпкә алуны автоматизацияләү буенча пилот проектын тормышка ашыру буенча чираттагы киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казанда FISU Студентлар спорты халыкара федерациясе президенты Клод-Луи Гальен белән очрашты. Очрашу шул көннәрдә 2013 елгы Универсиадасында катнашучы илләр делегацияләре башлыкларының Казанда очрашуы кысаларында узды, анда шулай ук Россия Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы Олег Матыцин, Казан мэры Илсур Метшин, 2013 елгы Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов катнашты.

FISU башлыгына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов оешма җитәкчелеге Татарстанга ышаныч белдергән өчен рәхмәт әйтте. "Һәр көнне без берәр яңалык үзләштерәбез, актив эшлибез. Безгә Россия Федерациясе Хөкүмәте бик ярдәм итә, Универсиадага әзерлеккә Россия Президенты Владимир Путин шәхсән игътибар бирә", - дип ассысызыклады Рөстәм Миңнеханов.


4
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
"Бюджет өлкәсендәге законнарның яңа алымнары һәм аларның бюджет процессына йогынтысы" темасына семинар-киңәшмәнең икенче көнендә РФ финанслар министры урынбасары А.М.Лавров Россиядә бюджет реформалары нәтиҗәләре, проблемалары һәм киләчәктә торышы мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.

Кичә Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" закон проектын тикшерүгә багышланган утырышта катнашты.

2013 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча Комитетының эшлекле киңәшмәсендә катнашты. "Татарстан Республикасы дәүләт хамимяте органнарының Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы белән үзара йогынты турында" Татарстан Республикасы законы проекты буенча киңәшмәне Комитет рәисе Валентина Липужина уздырды.

3
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
29-30 мартта Казанда узган "Бюджет өлкәсендәге законнарның яңа алымнары һәм аларның бюджет процессына йогынтысы" темасына семинар-киңәшмәдә РФ финанслар министры урынбасарлары Л.В.Горнин, А.М.Лавров, РФ Финанслар министрылыгың Социаль өлкә һәм фән тармакларында бюджет сәясәте департменты директоры В.А.Зеленский, РФ Финанслар министрлыгың Бюджет сәясәте һәм методология департаменты директоры С.В.Романов, РФ субъктларының финанс органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президент Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР министрлар Кабинеты белгечләре, республиканың ведомство һәм министрлыклар вәкилләре, финанс, казначылык һәм салым органнары хезмәткәрләре катнашты. 

Ингушетия Республикасы җитәкчелеге ИТ-технологияләр, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм, авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү белән кызыксына. Бу хакта Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашу барышында белдерде.Очрашу Ингушетия делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында "Алабуга" МИЗда узды.

Исегезгә төшерәбез, Ингушетия Республикасы делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде. Кичә Казанда кунаклар ИТ-паркта булдылар, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очраштылар. Бүген "Алабуга" МИЗда Ингушетия делегациясенә махсус икътисадый зонаның резидентлары турында сөйләделәр. Көннең икенче яртысында Юныс-Бәк Евкуров Чаллыда "КАМАЗ" ААҖдә һәм "Мастер" КИПта булды.

2013 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Яшел Үзән муниципаль районында өстәмә белем бирү учрежденияләрендә килү-китүне автоматизацияләү буенча пилот проектын тормышка ашыру буенча чаралар буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән Министрлыгы, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы, "Татарстан Республикасы информацион технологияләр үзәге" ДУ вәкилләре, шулай ук Яшел Үзән муниципаль районының мәгариф идарәсе, мәдәният идарәсе, яшьләр эшләре  спорт һәм туризм буенча идарәсе белгечләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International