ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Дәүләт Советында 2012 елга һәм 2013-2014 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджет проекты өстендә эш башлана. Закон проектын Дәүләт Советына  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексында каралганча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әзерләде һәм кертте.

Төп финанс документы буенча фикер алышу парламентның барлык комитетларында узачак, 13 октябрьдә киң җәмәгатьчелек катнашында парламент тыңлаулары узачак. 


5
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 елның 5-6 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында җирле үзидарәләрнең финанс-бюджет палатасы вәкилләре белән киңәшмә уза. Очрашуда 2011 елның 9 аенда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2011 ел бюджетының көтелүче үтәлеше хакында сүз барды.

4
октябрь, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына “2012 елга һәм 2013, 2014 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын  кертте.

Россия Федерциясе Финанс министрлыгы сайтында 2012 елга һәм 2013, 2014 елдагы план чорына бюджет турында закон проекты урнаштырылган.

http://www.minfin.ru/ru/


1
октябрь, 2011 ел
шимбә

Өлкәннәр көнен билгеләп узу уңаеннан, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы 30 сентябрь көнне үз ветераннары өчен рәссам Константин Васильевның өй-музеена сәяхәт оештырды.


29
сентябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
РФ Финанс министрлыгы алга таба да макроикътисадый тотрынкылыкны тәэмин итәргә һәм бюджетның тормышка ашырырга җыена, диде РФ финанс министры вазыйфаларын башкаручы Антон Силуанов.
“Финанс министрлыгы сәясәте - макроикътисадый тотрынкылыкны тәэмин итәргә һәм бюджетның тормышка ашмау мөмкинлекләрен киметү, ә моны чыгымнарны арттырырмау һәм тиешле керем чыганаклары булмыйча кытлыкны арттырмау кирәк”, - диде ул.

28
сентябрь, 2011 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы "Татнефть" ААҖ һәм "Башнефть" ААҖнә 2012 елның 1 гыйнварыннан файдалы казылмаларны табуга салым буенча компнесация бирү мөмкинлеген белдерде. Бу турыда РФ Финанс министры урынбасары Сергей Шаталов белдерде.

Әлеге ике компания быелның октябрендә тормышка ашырыла башлаучы "60-66" пошлиналар системасы аркасында табыш күләмен югалта. Шуңа күрә, "Татнефть" Ромашкино чыганагында, ә "Башнефть" исә күкерте күп булган чыганакларды файдалы казылмаларны табуга салым буенча ташламаны куллана алачак. 


27
сентябрь, 2011 ел
сишәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль районында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы җитәкчелеге халыкны кабул итүнең бердәм көне кысаларында халыкны кабул итә. Халык сорауларында ТР Финанс министрлыгының кзначылык департаменты директоры урынбасары Әлфия Мингазова җавап бирә. 


26
сентябрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 25 сентябрендә Казан шәһәрендә, илебез буенча узган кебек үк, "Милләт кроссы - 2011" Гомум РОссия йөгерү кәне узды. Татарстан Республикасы финанс министрлыгы хезмәткәрләре,2013 метрлык традицион араны йөгереп, Россия күләмендә уздырылучы йөгерүдә актив катнашты. "Милләт кроссында" быел беренче тапкыр 8000 метрлык араны велосипедта уздылар.

23
сентябрь, 2011 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында республиканың гомумбелем учрежденияләрендә эшләүче укытучыларның хезмәт хакы 2011 елның 1 сентябреннән 30 % артуга багышланган видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова үткәрде. Әлеге киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мәхмүтов, "Барс бюджет" бизнес үзәгенең аналитик бүлеге җитәкчесе Руслан Гәрәев чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International