ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2011 ел
пәнҗешәмбе
28 апрельдә ТР Дәүләт Советы депутатлары “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен диффреренциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Закон проектын ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, автотранспорт чараларының саны зур темплар белән арту транспорт чараларын куюга һәм саклауга бәйле проблема китереп чыгарды. Шуңа күрә хәзерге вакытта автомобильләр куеп тору урыннарын төзү зарурлыгы көнүзәк мәсьәләгә әйләнде.

15
февраль, 2011 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты 2011 елдагы беренче утырышын уздырды. Утырышны комитет рәисе Морат Гаделшин алып барды.
Депутатларны “Татарстан Республикасының 2011 елга һәм 2012 һәм 2013 еллар план чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты белән ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Министр хәбәр иткәнчә, агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр гомумикътисади вәзгыять һәм федераль үзәкнең Россия Федерациясе субъектларына куелган таләпләре белән бәйле рәвештә кертелә.
Үзгәрешләр кертү белән бәйле сәбәпләр арасында 2010 ел ахырында табышка салым түләүчеләрнең икътисади яктан үсеш кичерүе, 2010 ел йомгаклары буенча бөтен республика буенча табышка салымны яңадан исәпләү нәтиҗәләре уңай булыр дип фаразлануы да бар. Шулай ук нефть һәм нефть продуктларына бәяләр үсү; 2013 елда Казанда узачак Универсиадага әзерлек чараларын, “Мәгариф” һәм “Сәламәтлек” илкүләм өстенлекле проектларын республика бюджетыннан федераль үзәк белән бергәләп финанслау; Татарстан Республикасының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген һәм кредитлар белән бәйле рейтингын күтәрү өчен, бюджетның үсеш өлешен арттыру зарурлыгы да карала.

14
сентябрь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзалары “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укылышта карады. Закон проектын депутатларга ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.

9
сентябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Хөкүмәтенең Премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендә узган утырышында финанс министры Радик Гайзатуллин киләсе елга Татарстан бюджеты фаразларын җиткерде.

5
июль, 2010 ел
дүшәмбе
Әгәр сезне республика казнасындагы хәлләр, әйтик, елына күпме акча җыела, күпме салым Мәскәүгә китә, салым җыюны үзәкләштергәч муниципаль районнар үзләрен ничегрәк хис итә һ.б. сораулар кызыксындырса, аларга төгәл җавапны Татарстан финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллиннан алырга була. Министр "финанс кырында" "Ватаным Татарстан" газетасы укучылары белән очрашырга ризалык бирде. Министр, гомумән, тормыш-көнкү­решкә, яшәү рәвешенә, әдәбият-сәнгать, гаилә хәлләренә мөнәсәбәтле сорауларны да читләтеп үтмәячәк. Шулай итеп, сорауларның төрледән-төрлесе булырга мөмкин. Аларны "Ватаным Татарстан" газетасына хат язып та, электрон почта аша да, 8-963-120-95-96 телефоны аша да бирергә була. Әйдәгез, министр Радик Гайзатуллинга сораулар яудырыйк әле. Җаваплар газетада урнаштырылачак.

26
ноябрь, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары сессиядә “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына ТР территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалануны тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында” ТР законы проектын тулаем кабул итте.

17
ноябрь, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты утырышында катнашучылар “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР закон проектын икенче укылышка әзерләде. Утырышта ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәисә Сахиева, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы урынбасары Александр Гусев катнашты. Бюджет проектын турында сөйләшү ара-тирә зур бәхәсләргә дә әйләнеп киткәләде.

22
октябрь, 2008 ел
чәршәмбе

22 октябрь көнне Татарстан Дәүләт Советының чираттагы сессиясе үтте. Анда парламент депутатлары гына түгел, республиканың Президенты, премьер-министры, хөкүмәт вәкилләре катнашты. Бу сессиянең көн тәртибе шактый җитди иде. Аны раслау, өстәмәләр кертү генә дә бер сәгать вакытны алды. Барлык тәкъдимнәрдән соң, утырышта каралырга тиешле мәсьәләләрнең саны 100гә җитә язды.


1
октябрь, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген республика Дәүләт Советында парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышы узды. Анда Татарстанның 2009-2011 елларга социаль-икътисадый үсеше һәм республиканың киләсе елларга бюджеты проекты турында сүз барды. Утырышта комитетка кергән депутатлар, Икътисад министры Марат Сафиуллин, республиканың Финанс министрлыгы вәкилләре катнашты. 

26
август, 2008 ел
сишәмбе
Хезмәткә түләүнең тармак системасын кертү максаты — хезмәт хакын эшнең нәтиҗәсе, аның  сыйфатына карап түләү. Әмма шул ук вакытта хезмәт хакы бүген бирелә торган эш хакыннан ким булырга тиеш түгел, дип белдерде ТР финанс министры Радик Гайзатуллин бүген ТР Министрлар Кабинетында хезмәткә түләүнең тармак системасына күчү мәсьәләренә багышланган матбугат очрашуында. Журналистлар белән очрашуда шулай ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР икътисад министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International