Россия соңгы вакытта авыру арту фонында инфекциягә каршы көрәшкә көненә уртача 3,6 миллиард сум акча сарыф итә, дип хәбәр итте РФ финанс министры Антон Силуанов.
Бюджет керемнәрен фаразлаганда берникадәр авырлыкларга карамастан, Президентыбыз тарафыннан ике бик мөһим юнәлеш буенча ташламалар бирү һәм аларны саклап калу буенча карар кабул ителде. Беренчедән, аларның максаты – республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү бурычын үтәү.
Икенче юнәлеш – кече һәм урта бизнеска ярдәм. 2020 елда салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча ташламалар күләме 1,4 млрд. сум тәшкил итте. Әлеге системаны куллана башлаган елга караганда, ташламалар күләме җиде тапкыр артты. Моннан тыш, муниципаль район территориясендә урнашкан сәнәгать паркы территориясендәге инфрастуктура объектларыннан файдаланучы кече һәм урта эшмәкәрләр өчен кайбер салымнар буенча агымдагы елда яңа ташламалар бирелде.
РФ хакимияте физик затлар керемнәренә салым өлешендә киләсе өч елда нинди дә булса үзгәрешләр планлаштырмый, дип белдерде Россия финанс министры Антон Силуанов, Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитетында чыгыш ясаганда.
Бүген Дәүләт Советында «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына республика бюджеты турында» матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин һәм финанслар министры Радик Гайзатуллин җавап бирде.
2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты профильле юнәлешләр буенча парламент комитетларында карау процедурасын узды һәм беренче укылышта карау өчен әзерләнде. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында закон проекты буенча җыелма бәяләмә кабул ителде, анда Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм искәрмәләре исәпкә алынды.
Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар республика бюджеты һәм ММИ территориаль фонды бюджеты турында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына закон проектлары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында һәм инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында закон проектын карадылар. Утырышны Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында узган Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышының төп мәсьәләсе республиканың 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджеты турындагы закон проекты булды. Республика икътисады моңа кадәр уйлаганга караганда тизрәк торгызыла, әмма тоткарлаучы фактор булып элеккечә үк уңайсыз эпидемиологик вәзгыять кала, дип саный депутатлар. Парламентарийлар комитеты утырышында шулай ук республикада алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр турындагы канунның ничек гамәлгә ашырылуы турында фикер алыштылар һәм инвестиция эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар.
Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда республика бюджеты һәм ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары каралды. Комитет утырышын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үткәрде, анда комитет рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеш комитеты утырышы узды, аның төп мәсьәләсе республиканың 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына бюджеты турында закон проекты булды. Моннан тыш, профиль комитеты әгъзалары Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты буенча фикер алыштылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджеты турындагы закон проекты каралды. Моннан тыш, парламентарийлар мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карады. Уңайсыз эпидемиологик вәзгыять һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, комитет утырышы видеоэлемтә системаларын кулланып узды.