ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2022 елның беренче яртыеллыгында республика бюджеты һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында сөйләштеләр. Моннан тыш, депутатлар республика Бюджет кодексына һәм ташламалы салым ставкалары күләмен җайга салучы кайбер законнарга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, шулай ук комитетның агымдагы елның IV кварталына эш планын расладылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

2022 елның 15 августыннан 2022 елның 14 сентябренә кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен 72,65, ягъни тоннага $530,4 тәшкил иткән. Россия Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча, РФда нефтькә экспорт пошлинасы 2022 елның 1 октябреннән 7,6 долларга төшә һәм тоннага $44,4 тәшкил итәчәк.

Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең федераль һәм республика кризиска каршы чаралары гамәлгә ашырыла.


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Башлангыч бәяләүләр буенча федераль бюджетның 2022 елның гыйнвар-август айларында төп күрсәткечләрен үтәү түбәндәгечә булган:

- кергән керемнәр күләме - 17 606 879,5 млн сум яисә «2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон (алга таба - Федераль закон) белән расланган федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменә 70,4%.

- чыгымнарны үтәү - Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының гомуми күләменә 17 469 436,2 млн сум яисә 73,7%-ка, һәм федераль бюджетның җыелма бюджет язмаларына карата 63,3%-ка, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып.


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

Россия Финанс министрлыгы 2022 елның 1 гыйнварыннан 31 августына кадәрге чорда Милли муллык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында хәбәр итә.


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Беренчел мәгълүматлар буенча, федераль бюджет чыгымнарының милли проектларны гамәлгә ашыруга үтәлеше - 2022 елның 1 сентябренә - 1 979,5 млрд сум яисә планлы бюджет билгеләренең 62,2%ын тәшкил иткән.

8 сентябрьдә Бөтенроссия финансистлар көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин барлык финансистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Татарстан Республикасында 2023 елга берләштерелгән  бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 342,5 млрд. сум булыр дип фаразлана, 2024 елга – 366,3 млрд. сум, 2025 елга – 390,9 млрд. сум.

Бүген 2023-2025 елларга Татарстанны социаль-икътисадый үстерүне фаразының төп параметрлары, 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын фаразлау һәм 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы ММИ Территориаль фонды бюджеты проекты турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Татарстанда берләштерелгән  бюджетка салым бурычы арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023-2025 елларга Татарстанны социаль-икътисадый үстерү фаразының төп параметрларына, 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразына һәм 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар чорына Татарстан Республикасы ММИ Территориаль фонды бюджеты проектына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International