Беренчел мәгълүматлар буенча, федераль бюджет чыгымнарының милли проектларны тормышка ашыруга үтәлеше - 2021 елның 1 февраленә - 190,7 млрд сум яки планлы бюджет билгеләренең 8,5%ын тәшкил иткән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советының һәм Татарстан Республикасында Фән һәм технологияләр Елын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Татарстан Республикасында 2021 елда ким дигәндә 2 млн 670 мең кв метр торак тапшыру бурычы тора. Бу күләмнән якынча 10%, ягъни 280 мең кв метр социаль ипотека тәшкил итә.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итүгә 2021 елда 1 миллиард 200 миллион сум акча бүлеп бирелә.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтелде, анда Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов катнашты.
Социаль заказ турындагы канун кабул ителде һәм үз көченә керде. Аның нормаларын 16 пилот регион үти дә башлады. Канун эшләүнең алшартлары нинди булды, шул ук вакытта кайсы эшләнмәләр кулланылды һәм дәүләт (муниципаль) хезмәтләре өлкәсен үстерү өлкәсендә киләчәккә фаразлар нинди, бу турыда РФ финанслар министры урынбасары Алексей Михайлович ЛАВРОВ сөйләде.
Бүген, 2021 елның 3 февралендә, Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышын уздырды.
Россия Финанс министрлыгы 2021 елның 1 гыйнварыннан 31 гыйнварга кадәр чорда Милли муллык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында хәбәр итә.
Федераль бюджетның нефть-газ керемнәренең көтелүче күләме асылда нефтькә бәяләрнең нигез итеп алынган дәрәҗәсенә карата артуына бәйле буларак, 2021 елның февралендә 47,1 млрд сум күләмендә фаразлана.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2021 елның гыйнварында баррель өчен $54,41, 2020 елның гыйнварында - баррель өчен $61,67 күләмендә формалашкан.
Региональ бюджетларның 2020 елгы үтәлеше йомгаклары күрсәткәнчә, бюджет системасы узган елгы сынауларны уңышлы узды. Финанс нәтиҗәләре күп кенә фаразларны арттырды, аерым белгечләр салым һәм салым булмаган керемнәрнең кимүе 1 трлн сумга җитәчәк, дип фаразлаган иде. РФ субъектларының берләштерелгән бюджетларының керемнәре 10% ка артты, бу инфляция фонында (2020 елга 4,9%) керемнәрнең реаль артуын якынча 5% ка аңлата. Мондый динамика гадәттә кризис чорларына хас түгел.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсе цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркта (Казан) узды.