Балалы гаиләләрнең шәхси йортлар төзелешенә ташламалы ипотека рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Хөкүмәт карарының мондый проектын Россия Финанс министрлыгы иҗтимагый фикер алышу өчен әзерләде һәм урнаштырды.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы вәкилләре катнашты.
Узган елда 2021-2023 елларга бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләре расланды. Документ килеп туган икътисадый ситуацияне исәпкә алып эшләнде һәм пандемиядән соң эшлекле активлыкны торгызу өчен шартлар тудыруга, шулай ук озак сроклы структур үзгәрешләргә юнәлдерелде.
Бүген Дәүләт Советы депутатлары ТР Бюджет кодексына үзгәреш кертү турында республика закон проектын кабул итте. Документ федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.
Бүген Дәүләт Советы утырышында «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты каралды.
Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы ачылды.
Унтугызынчы утырышның көн тәртибенә, Президиум карары нигезендә, 33 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 11 республика законы проекты (10 закон проекты - беренче укылышта, берсе - икенчесендә) һәм 15 федераль закон проекты.
КУЭ субъектларына 223-ФЗ буенча сатып алуларда катнашу мөмкинлеген киңәйтәчәкләр. Хәзер аларга гарантия алу өчен 44-ФЗ таләпләрен канәгатьләндерә торган банкларның киң исемлегеннән сайлау хокукы биреләчәк. Россия Финанс министрлыгы эшләгән тиешле төзәтмәләр Хөкүмәт утырышында чәршәмбе, 17 февральдә хупланды.
XXI гасырның өченче дистә еллыгы якынлаша. Чынбарлыкта әлеге символик күчү без барыбыз да икътисадта һәм тулаем җәмгыятьтә күзәткән сыйфатлы үзгәрешләр белән туры килде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды.
Чара ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шул исәптән ТР финанс министры Радик Гайзатуллин катнашында узды.