ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Бакча вакыты якынлаша. Татарстанда коммерцияле булмаган 900 бакчачылык ширкәте теркәлгән. 1 миллионнан артык граждан гомуми мәйданы 20 мең гектар булган 376 мең бакча кишәрлегеннән файдалана.


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерменче утырышында катнашты.

Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль (сәнәгать) паркларны һәм сәнәгать мәйданчыкларын төзүгә һәм үстерүгә 2021 елда 9 млрд. 280,0 млн. сум юнәлдереләчәк


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Россиянең аналитик кредит агентлыгы Татарстанның кредит рейтингын раслады. Ул иң югары саналган - ААА дәрәҗәсендә сакланган.


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Агымдагы елда оешмалар мөлкәтенә салым түләүгә бәйле чыгымнар өлешен каплауга махсус икътисадый зона идарәче компанияләренә субсидияләр 131,3 млн. сум тәшкил итәчәк


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 15 февраленнән 2021 елның 14 мартына кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен 64,34825, ягъни тоннага $469,7 тәшкил иткән.


12
март, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Россия Федерациясенең Финанс министры А.Г.Силуановның Росимущество коллегиясендә ясаган чыгышы.

Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәмгә агымдагы елда 1 млрд. 269,4 млн. сум җибәрелә, шул исәптән федераль бюджеттан субсидияләр хисабына 269,4 млн. сум.


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Башлангыч бәяләүләр буенча, федераль бюджетның төп күрсәткечләрен 2021 елның гыйнвар-февраль айларында үтәү түбәндәгечә булган:

- кергән керемнәр күләме - 2 754 952,7 млн сум яисә «2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменә карата 14,7%;

- чыгымнарны үтәү - федераль бюджет турында «2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының гомуми күләменә 3 400 002,4 млн сум яисә 15,8%, һәм, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, федераль бюджетның җыелма бюджет язмасына карата 15,3%.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International