ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына тугыз кеше билгеләнде. Аларның кандидатураларын Дәүләт Советы утырышында депутатлар раслады.

Кандидатураларны Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул аларның һәркайсының эшчәнлегенә кыскача сыйфатлама биреп чыкты. Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына расланды. Ләйлә Фазлыева, Васил Шәйхразиев, Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына хупланды. 

Бүген Салих Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концерт залында (Казан) Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү буенча тантана уза. 

Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. 

Президиумда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин иде.

Массакүләм мәгълүмат чараларында күптән түгел басылган кайбер язмаларда 2021 елга һәм 2022-2023 елларның план чорына Россия федераль бюджеты проектында сирәк авырулар өчен даруларга чыгымнар кимегән, дигән ялгыш нәтиҗәләр бар.

Россия Финанс министрлыгы билгеләп үткәнчә, "14 югары чыгымлы нозология" программасына акчалар тулысынча, финанслауны кыскартмыйча салынган. 2020 елда бу чараларга 61,8 млрд сум бүлеп бирелгән, 2021 елга бюджет проектында 64,3 млрд сум салынган. Әлеге программа кысаларында сирәк авырулардан интегүче кешеләргә ярдәм күрсәтелә.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты яңа сайланган Татарстан Республикасы Президенты каршында вәкаләтләрен төшерде


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Финанс министрлыгы бизнес вәкилләре белән металлургия һәм химия тармаклары өчен файдалы казылмалар чыгаруга салымны арттыруны күздә тоткан закон проекты турында фикер алышты.

Закон проекты калий тозлары, шулай ук югары өстәлгән бәяле компонентлар (никель, титан, платиноидлар) булган файдалы казылмалар өчен салым ставкасын 3,5 тапкырга арттыра. Чара 2021 ел башыннан эшли башлаячак һәм 56 млрд сумга өстәмә бюджет кертемнәрен тәэмин итәчәк дип ниятләнә.


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Инициатив бюджет проектлары буенча IV Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды, ул Россия Финанс министрлыгы ярдәмендә узды. Конкурста катнашу өчен Россиянең 35 төбәгеннән 581 проект керде. Муниципаль берәмлекләр халкы өчен өстенлекле әһәмияткә ия проектларны тәкъдим иткән инициатив төркемнәр составына 7 меңгә якын граждан кергән.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Киләсе ел катлаулы булачак, бюджет кытлыгы җитди булу күз алдыныда тотыла, бюджетның керемнәр өлеше киеренке булыр дип фаразлана. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.   

Татарстан Республикасында икътисади үсешне тәэмин итү өчен инвестицияләр җәлеп итү һәм зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итәчәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетында узган утырышта белдерде.

Утырыш 2021-2023 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразының төп параметрларына, 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстанның берләштерелгән бюджеты һәм 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстанда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты фаразына багышланган иде.

Финанс министры Антон Силуанов 11 сентябрьдә Федераль хезмәтнең министрлыкка буйсынган алкоголь базарын җайга салу буенча йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, 2019 ел нәтиҗәләре буенча Росалкогольрегулирование куелган бурычларны үтәде. Иң мөһиме - алкоголь җитештерү һәм фармсубстанцияләрнең күләгә әйләнеше контролен яхшырту, шулай ук бюджетны тулыландыру.


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 3 сентябрендә видеоконференция режимында Россия рәислеге чорында өченче БРИКС илләренең финанс министрлары урынбасарларының һәм идарә итүче үзәк банклар урынбасарларының утырышы, шулай ук БРИКС илләренең даими валюта резервлары Пулы Комитетының утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International