Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында AB InBev компаниясенең Россиядәге һәм Украинадагы президенты Дмитрий Шпаков белән очрашу узды.
2018 елның 1 маена федераль бюджет профициты 206,24 млрд. сум тәшкил иткән. Бу хакта РФ Федераль казначылыгының сайтындагы федераль бюджет үтәлеше турында оператив хисабында җиткерелә.
15 майда Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында депутатлар Татарстанның 2017 елгы һәм агымдагы елның беренче кварталы бюджетлары үтәлешен тикшерделәр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
РФ Хөкүмәте салым системасы буенча тәкъдимнәрне әзерләячәк, барлык карарлар язгы сессиядә кабул ителәчәк, физик затларның кеременә салымны арттыру планлаштырылмый дип җиткерде финанс министры вазифаларын башкаручы Антон Силуанов.
10 май көненә республикада 1 млн. 42,5 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу планнан 43,4 % тәшкил итә һәм узган елдагыга карата - 123 %. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
2018 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча Совет утырышын үткәрде.
Бүген "Корстон" кунакханә комплексы мәйданында "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018" X халыкара икътисадый саммитының пленар утырышы узды.
Илкүләм максатлар һәм стратегик бурычлар турында Президентның яңа “май указы”н үтәү бюджет барышына билгеле бер үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев җиткерде.
Татарстанда рәсми рәвештә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды. Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган «Җиңү» республика оештыру комитеты утырышында шул хакта хәбәр иттеләр.