2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасының закон проекты бүген Дәүләт Советының утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына үзгәрешләр 7 ноябрьгә кадәр кертеләчәк, аннан соң документны икенче укылышта тикшерәчәкләр.
2018 елга «Татнефть» компаниясенең Россия социаль-икътисадый үсеш фаразларының төп параметрларын исәпкә алып эшләнелгән финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразлары турында мәгълүмат тыңланылды.
Татарстанда 2017 елның гыйнвар-сентябрь айлары нәтиҗәләре буенча нефть чыгару 2,3 процентка арткан, химик продуктлар җитештерү күләме - 4,3 %, резина әйберләре - 13,2 процентка. Пластмассадан әйберләрне җитештерү 1 процентка кимегән, нефть продуктлары - 8 % кимегән (алдан каралган капиталь ремонт эшләре сәбәпле).
Дәүләт Думасы агымдагы елда барлыкка килгән бюджет средстволары калдыкларын 2018 елда файладануның үзенчәлекләре турында закон кабул итте.
Киләсе өч елда РФнең нефть-газ табышы бюджетның барлык керемнәренең бары өчтән бер өлешен генә тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия президенты Владимир Путин “Россия чакыра” форумында хәбәр итте.
2017 ел йомгаклары буенча Россия икътисады үсеше 2% артырга мөмкин. Бу хакта РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин хәбәр итте.
2019-2020 елларда бюджет тотрыклылыгы 2008 елның кризисына кадәрге дәрәҗәгә кайтачак, дип җиткерде министрлык башлыгы Антон Силуанов.
Мисалга финанс министры “Цифрлы икътисад” программасын китерде.
Документны раслау алдыннан аны Президент администрациясе белән тикшерергә кирәк булачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 3 мең 621 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган.