ТРның сатып алулар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген ТРның сатып алулар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе узды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ТРның сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Ольга Редько хәбәр иткәнчә, 2017 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр ТРның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 6.2 млрд. сумга  1 мең 365 үзәкләштерелгән сатып алу уздырган. Шулардан 2 млрд. сумга 71,5% килешү Татарстан җитештерүчеләре белән төзелгән.

2017 елда Татарстанда дәүләт сатып алуында 77 закон бозу очрагы ачыкланган.

Шулай ук Ольга Редько сүзләренчә, хисап елында Татарстанда дәүләт сатып алуларында 3,04 млрд. сум экономияләнгән.

Шулай ук утырышта Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Алексей Лавров һәм Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International