Бүген Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Анда Татарстанның 2018-2020 елларга бюджеты турында закон проекты һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына хисап биргәнчә, 328,2 мең кв.м. мәйдандагы 5 мең 806 фатирлы 124 йорт гамәлгә кертелгән.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә итеп, 2018-2020 елларга республика бюджеты закон проекты тикшерелде.
Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды. Депутатлар 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын тикшерде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
12 октябрь көнне Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды. Депутатлар контроль мәсьәләне һәм закон проектларын тикшерде. “Бюджет” закон проекты беренче укылышта тикшерү өчен Дәүләт Советына тәкъдим ителде.
Бүген Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитеты әгъзалары “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”, “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” ТР закон проектларын тикшерде, шулай ук чит илдә торган ватандашларны республикага ирекле күчерүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән ТР дәүләт программасын хуплады. Утырышта Парламент рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
Республиканың мунициципаль районнары территорияләрендә эшлекле климатны яхшырту программалары тәкъдир ителде, Татарстан районнарында эшлекле климатны һәм эшкуарлар активлыгын тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде, бизнес өчен башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан парламентында Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты башлыгы Леонид Якунин рәислегендә «2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлаулары булды.
2017 елның 10 октябрендә сәгать 10.00 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Кече залында 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет проектын тикшерүгә багышланган парламент тыңлаулары узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы утырышында берничә инвестицияле проект расланды.