ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәткә киләсе өч еллыкка бюджетны әзерләгәндә икътисадтагы соңгы трендларны исәпкә алырга кушты.


9
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга 43 муниципаль берәмлектә 3 мең 122 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 17 муниципаль берәмлектә карар 54 факт ачылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

РФ Финанс министрлыгы бюджет кагыйдәсе механизмыннан канәгать, рубль курсының нефть бәяләренә карата сизгерлеге кимеде, дип белдерде финанс министры урынбасары Владимир Колычев.

Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


7
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның 2018 елга берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 224 млрд. сум булыр дип көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына багышланган киңәшмәдә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 2017 елның 7 сентябрендә 9:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына багышланган киңәшмә узачак.

Бүген Татарстан башкаласында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында Россия нефть-газ тармагының зур халыкара чарасы - Татарстан нефть-газ химиясе форумы - 2017 ачылды.


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Иминлек советы һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның уртак утырышы узды.

Чыгышында Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, академия булдыру ислам белем бирү системасының өч баскычын тулаем формалаштырырга ярдәм итә: мәдрәсә - югары уку йорты- академия.


2
сентябрь, 2017 ел
шимбә

2017 елның 31 августына алынган мәгълүматларга караганда,Татарстанда 1 млн. 487,8 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 61,9 %ын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International