ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Оборона-сәнәгать комплексында идарә итүнең заманча алымнары хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” темасына III фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында катнашты.


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Киңәшмәдә бюджет өлкәсен­дәге аерым категория хезмәт­кәрләргә хезмәт хакын арттыру өлешендә Россия Федерациясе Президентының “май” Указларын үтәү, шулай ук бухгалтерлык хисабын төзү һәм контроль-ревизия органнары ачыклаган кимчелекләрне бетерү мәсьәләләре тикшерелде.


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Икътисадый үсеш министрлыгы 2017 елда РФдә тулаем эчке продукт үсеше темпына бәяне 2% дәрәҗәсендә саклый. Бу хакта министрлык бастырган “Октябрьдә икътисад картинасы”ында хәбәр ителә.


2
декабрь, 2017 ел
шимбә

Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 2017 елда 3 мең 733 тикшерү уздырылган, барлыгы иминлек техникасын бозу буенча 17 муниципаль районда 54 факт ачыкланган. Ике  атна эчендә 31 тикшерү уздырылган, хокук бозулар ачыкланмаган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  


1
декабрь, 2017 ел
җомга

Конференция эшендә федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, дәүләт компанияләре җитәкчеләре, әйдәүче экспертлар һәм аналитиклар катнашты.


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Утырышта «Татнефть» компаниясенең 2017 елның тугыз ае эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәгълүмат тыңланды.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Утырыш барышында прдприятиенең 2017 елның 9 аендагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Чараларда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашты.

Сишәмбе Федерация Советы 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына федераль бюджетны хуплады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International