Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья банкының Россия Федерациясендәге директоры һәм даими вәкиле Андраш Хорваи, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңладылар.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә рәвешендә узды, утырышта республиканың кайбер мунициципаль районнары вәкилләре дә катнашты.
Федерация Советы 8 ноябрь көнне агымдагы елның бюджетына кертелгән төзәтмәләрне тикшерәчәк, документны РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов тәкъдим итәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектә 3676 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 17 муниципаль берәмлектә куркынычсызлык техникасын бозуның 54 факты ачыкланган.
Төп максаты - РФдә төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашу, ул РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак рәислегендә узды.
Дөнья финанс базарларында нинди вазгыять урнашуга карамастан, РФ икътисадында уңай тенденцияләр сакланачак. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, илебез субъектлары арасындагы халыкара тышкы икътисади мөнәсәбәтләр Россиянең динамик үсеш нигезе булып тора.
ТР финанс министры студентларга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының бюджет процесслары үзенчәлекләре, бюджетның керем өлешенең нинди чыганаклардан формалашуы хакында сөйләде, 2018-2020 елларга бюджетларның җентекле характеристикасы белән таныштырды.
Чараларда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашты.
2017 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2017 елның гыйнвар-сентябрендә җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2017 елның октябрь аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.