ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумында катнашу өчен Сочи шәһәренә килде, форум 2016 елның 29 сентябреннән 1 октябренә кадәр Олимпия паркының Төп медиаүзәгендә булачак.

Иртәгә, 30 сентябрьдә, Татарстан Президенты Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашындагы пленар утырышта катнашачак, утырышның темасы – дәүләт идарәсенең яңа сыйфаты. 

30 сентябрь һәм 1 октябрь көннәрендә Рөстәм Миңнеханов өч панель дискуссиядә чыгыш ясаячак: «Территорияләрне үстерү: торак тирәлеген  формалаштыруга заманча алымнар», «Махсус икътисадый зоналарны яңадан кору» һәм «Үсеш институтлары – төбәк дәрәҗәсендә нәтиҗәле модельләрне эзләү».


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Пирамида” комплексында Машина төзүчеләр көненә багышланган тантанада катнашты.


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Торонто шәһәрендә Татарстан-Канада эшлекле форумында катнашты. Искәртәбез, 25-27 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Канадага эш сәфәре кыла.   

​Канада бизнесы вәкилләрен сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, бүген, әлбәттә, сәяси климат үз эзен калдыра. Рөстәм Миңнеханов ышаныч белән билгеләп үткәнчә, Россия белән Канада арасындагы мөнәсәбәтләр конструктив булып калачак. 

«Халыкара сәяси климат һичшиксез нормага керер. Безнең бурыч –– бизнеска дөрес сигнал бирү, – диде ТР Президенты. – Иллләребез җитәкчелегенә төбәк дәрәҗәсендә уртак проектларны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ышанам, әлеге визит компанияләребез арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә яңа этәргеч булыр». 


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2016 елның 27 сентябрендә республкианың муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2016 елның гыйнвар-август айларында җирле бюджетларның үтәлешләре һәм 2016 елның сентябрь аенда көтелүче үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды. Әлеге очрашулар вакытында салым һәм салым булмаган җыемнарның планга карата үтәлеш күрсәткечләре, планлаштырылган чыгымнарның финанс чыганаклар белән тәэмин ителүе, учрежденияләрнең кредитор бурычлары, 2016 елда Дәүләт Торак Фондына түләүләр буенча район һәм шәһәрләрдәге ошмаларның йөкләнмәләре үтәлүе каралды.


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы хезмәткәрләре 2016 елның 25 сентябрендә Меңъеллык мәйданында узган «Милләтләр кроссы - 2016» Россиякүләм йөгерү көне чарасында катнашты.

1 чакрымлы массакүләм йөгерештә 20 меңнән артык казанлы катнашты. Бу көнне республиканың башка шәһәрләрендә дә шундый ук йөгерешләр узды. Ярышлар Россиянең 79 шәһәрендә узды.


24
сентябрь, 2016 ел
шимбә

2017 елга Татарстан Республикасының тупланма бюджетының керем өлеше 203,3 млрд. сум, 2018 елга - 210 млрд. сум, 2019 елда - 214,9 млрд. сум күләмендә фаразлана. Бу турыда Республиканың Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Радик Рәүфович сүзләре буенча, 2017 елда республика бюджетының керемнәре 166,8 млрд. сум, 2018 елда - 172,2 млрд. сум, 2019 елда - 176 млрд. сум күләмендә керер дип көтелә. 

Татарстан Республикасының тупланма бюджеты чыгымнары 2017 елда 210,8 млрд. сум, 2018 елга - 222,9 млрд. сум, 2019 елга - 229,3 млрд. сум күләмендә фаразлана.

Татарстан Республикасы бюджетының чыгымнары 2017 елда 174,3 млрд. сум, 2018 елда - 185,7 млрд. сум, 2019 елда - 191,1 млрд. сум күләмендә көтелә.


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Татарстанда ҖТП үткән ел йомгаклары буенча 1 трлн. 929 млрд.  сум дип фаразлана, динамика – 102,3 процент. 2017-2019 елларда үсеш 103,1-104,2 процент дип көтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте, утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы    Алексей Песошин рәислегендә узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

2017, 2018 һәм 2019 елларга фараз күрсәткечләре нефтькә уртача еллык бәяләр нигезендә, ягъни бер баррельга 40 АКШ доллары күләмендә формалаштырылды. Фараз буенча доллар курсы  2016 елдагы 67 сумнан 2019 елдагы 64 сумга кадәр төшәчәк (Россия Федерациясе  Икътисадый үсеш министрлыгы күрсәткечләре буенча).

Бүген Мәскәүдә беренче финанс форумы эшен башлап җибәрә, аның төп темасы- "Россиянең финанс стратегиясе: үсешкә юнәлеш". Форумны оештыручылар - Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте. Мәскәү финанс форумы бу өлкәнең белгечләре өчен фикер алышу мөмкинлеге тудырган мәйданчык, ул ел саен уздырылырга ниятләнә. Белгечләр икътисади сәясәт, иҗтимагый финанслар һәм Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы вәкаләтләре кысаларында җайга салу өлкәләрен тикшерәчәк. 

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда, “Генерирующая компания” ААҖ мәйданчыгында, Энергия җитештерүчеләр советы тарафыннан оештырылган “Яңа Россия. Яңа энергетика” XIV һөнәри конференциясенең “Электр энергетикасын үстерүнең перспектив юнәлешләре” темасына пленар утырыш булды. Аны ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Илдар Халиков пленар утырышны башлап, энергетиклар конференциясенең элеккеге кебек Сочида түгел, бу юлы нәкъ менә Казанда үткәрелүе куанычлы, дип билгеләп үтте. ТР Премьер-министры анда катнашучыларга эш нәтиҗәле булсын һәм Татарстан башкаласының матур урыннары белән танышу мөмкинлеге чыксын, дип теләде.


21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан бюджеты кабат үзгәрешләр кичерә. Бу хакта бүген V чакырылыш Дәүләт Советының 21 нче утырышында Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Шул рәвешле, республиканың 2016 елга булган бюджет керемнәре 199,8 млрд сум күләмендә булачак. Чыгымнар исә 207,4 млрд сум тәшкил итә. Бюджет дефициты исә 7,6 млрд сум булыр дип көтелә.

Депутатлар каршындагы чыгышында министр 8 ай нәтиҗәләре буенча, салым һәм салым булмаган кертемнәрне 23,1 млрд сумга арттыру күздә тотылуын ассызыклады.

Татарстан парламентының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, республика бюджетының кертемнәр өлешен 24,9 млрд сумга арттыру ниятләнә. Чыгымнар өлеше исә барлык юнәлешләрдә дә булачак, дип басым ясады ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International