Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Чара Салих Сәйдәш исемендәге ЗДКЗда (Казан) узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, банклар, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнаша.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды.
Илдар Халиков киңәшмәне ачып, бүгенге көндә Татарстан Республикасының якын һәм ерак чит илләрдә 15, Россия субъектларында 8 вәкиллеге эшли, дип билгеләде.
“Максатлары һәм бурычлары һәркайсының төрле. Кайдадыр икътисади, кайдадыр сәяси һәм беркетмә компоненты күбрәк, ә кайберләрендә барысы бергә. Шуңа күрә нәтиҗәлелек формуласын чыгару катлаулы, - диде ул. – Әмма минем аерым билгелисем килә, катлаулы чор булуга карамастан, без Төркия белән үзара әйбәт мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык. Төркия бизнесы элеккечә республика территориясендә эшләвен дәвам итә һәм үзенең эшчәнлеген җәелдерергә планлаштыра”.
Татарстан Республикасында 2016 елның 16 сентябренә 1 млн. 626,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 100,3 % тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры искәрткәнчә социаль ипотека программасы буенча республикада гомуми мәйданы 181,9 мең кв. метр булган 3 мең 154 фатирлы 79 йорт файдалануга тапшырылган. Программаның 114 төзелүче объектыннан 85 объект әзерлеге югары дәрәҗәдә; уртача дәрәҗәдә – 23 объект; 6 объектта эшләр бик күп әле.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары каршындагы Татарстан Иҗтимагый палатасы карамагындагы иҗтимагый советлар координацион советының киңәйтелгән утырышы узды.
Чарага республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә чакырылган иде.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин чыгыш ясады.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Ведомстволарның һәм муниципалитетларның иҗтимагый советлары аларның, граждан җәмгыятенең мөһим институтлары буларак, потенциалын ача, аларның иҗтимагый мәнфәгатьләр белән ведомстволар һәм территорияләр ихтыяҗларын бәйләве дә мөһим.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2016 елның 15 августыннан 14 сентябренә кадәр вакыт аралыгында баррель өчен 45,47659 доллар тәшкил итте, ягъни тоннасы өчен 332 доллар. Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы белгечләренең исәпләүләре буенча, Россия Федерациясендә нефтькә экспорт пошлинасы 2016 елның 1 октябреннән тоннасы өчен 11,9 долларга артып 91,9 доллар тәшкил итәргә тиеш.
Югары лайлалы нефтькә пошлина 9,5 доллардан 11,1 долларга кадәр артачак.
Әлеге мәгълүматлар Россия Федерацисенең финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Американың Accuray компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков, бүген Татарстан Америка партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә, дип билгеләде. Ул аеруча “Форд”, “Армстронг”, “ЗМ” кебек компанияләр белән хезмәттәшлекне билгеләде.
ТР Премьер-министры сүзләренчә, Accuray компаниясенең техгологик эшләре дөнья базарында киң танылган. “Без сезнең белән хезмәттәшлекнең мөмкин вариантлары турында фикер алышуыбызга шатбыз”, - диде ул.
ЕИСВА (Европа, Индия, Урта Көнчыгыш, Азия) төбәгендә сату буенча Accuray вице-президенты Матиз Франц очрашу өчен Илдар Халиковка рәхмәт белдерде һәм компания җитәкчелеге Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына, дип билгеләде.
Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Максим Орешкин сөйләгәнчә, ICE биржасында бүгенге сатулар барышынды Brent маркалы нефтькә бәя баррель өчен 47,49 долларга кадәр артса да, ә бу кичәге сәүдәләр ябылган вакытка урнашкан бәягә караганда 0,8% артык, тармакта биһисап мәсьәләләр кала бара, алар баррель бәясенең тиз арада кимүенә китерә ала.
"Нефтькә үзгәрүчән бәянең артуына куанырга кирәк түгел. башка базарларда да үзгәрүне күрү белән, ул башка базарларга да, нефть базарына да кагылачак, аеруча, нефть базарында нигездщ бик къп авырлыклар кала бирщ", - дип белдерде Орешкин (ТАСС буенча цитата).
2016 елның гыйнвар-август айларында федераль бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләре түбәндәгечә:
- тупланган керемнәр күләме - 8 142 822,3 млн. сум, ягъни "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең барысыннан 59,3%;
- чыгымнар үтәлеше - 9 661 344,3 млн. сум ягъни "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының ачыкланган росписеннән 59,2%.
- дефицит - (-) 1 518 522,0 млн. сум.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре белән килде. Ике көнлек сәфәре (2016 елның 12-13 сентябре) кысаларында Рөстәм Миңнеханов Германиянең Франкфурт-на-Майне һәм Висбаден шәһәрләрендә булачак.
Татарстанда җылылыкны икенче атнада җибәрелергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә сүз барды.