Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кырымга эш визиты белән барды. Сәфәрнең төп максаты - Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда катнашу.
Искәртик, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кырымга эш сәфәре кыла. Ялта шәһәрендә Владимир Путин Россия Федерациясендә туризмны үстерүгә багышланган Дәүләт советы президиумы утырышын уздырды. Шуннан Владимир Путин Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Татарстан Республикасында 2015 елның 14 августына 1 млн. 397,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык заданиенең 58,2%ын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы ике атнада 141,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.