ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Үзәк Банкның еллык РЕПО валюта аукционнарын уздырыру валюта базарында кыенлыклар булмау сәбәпле кирәк түгел, дип уйлый РФ финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.
"Белмим, әйтүе кыен. Әмма мин, дөресен әйткәндә, бүгенге көндә валюта базарында кыенлыклар күрмим", - диде Мосиеев журналистларга, бу турыда биргән сорауга җавап итеп.
"Ләкин, кирәк булса, һичшиксез, Үзәк банк хәлгә керәчәк, ә әлегә, чынлап әйткәндә, мин моңа сылтамалар күрмим", - диде ул.

24
октябрь, 2015 ел
шимбә
РФ Финанслар министрлыгы Үзәк Банкның ачылучы мәгълүмат исемлеген киңәйтү турында тәкъдимне хуплый. Шулау ук миноритар акцонерларның эмитентлардан өсәмә мәгълүмат сорау хокукын гамәдән чыгарырга тәкъдим ителә, ңип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры Алексей Моисеев.
Россиядә берече тапкыр финанс белемлелек буенча Россия күләмендә имтихан уздырыла. Ул РФ Финананаслар министрлыгы оештырган "Россия Федерациясендә халыкның финанс белемлелеге дәрәбәсен арттаруга ярдәм итү һәм финанс белемлелекне арттыруга хезмәттәшлек" проекты кысаларында саклык атналыгын ачып җибәрде.

23
октябрь, 2015 ел
җомга
Роосия Федерациясенең Финанслар министрлыгы 2016 елга пенсия җыелмаларының катырылып торылуы сәбәпле Милли Пенсия Фондынының инфраструктурага инвестицияләр буенча таләпләрне кире кага, дип белдерде министрлык җитәкчесе урынбасары Алексей Моисеев.
Татарстан Республикасында 2015 елның 22 октябренә 1 млн. 837,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылды, бу еллык биремнең 76,6%ын тәшкил итә. Шул исәптән үткән ике атна эчендә 99,9 мең кв. м тапшырылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга җитди игътибар бирелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча  координацион киңәшмәнең уртак утырышында хәбәр итте.   

Чара Чистай шәһәрендә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта 2015 елның тугыз аенда "Татнефть" ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның ноябрь аена бюджеты расланды. 2016 елга нефть чыгару һәм геология-техник чаралар планнары турында мәгълүмат тыңланды. 

2015 елда "Татнефть" ГАҖ нефть чыгару күләме 26,707 млн. тонна булыр дип көтелә, шул исәптән Әшәлче ятмасында - 378,1 мең тонна.


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Милли байлык фондыннан инвесткапиталга акча тулысынча тотылмаган, дип белдерде Дәүләт Думасының бюджет һәм салым буенча комитет утырышында Антон Силуанов.
Шул ук вакытта, инфрастуктур объектларның күбесе даими рәвештә һәм тулысынча финанслана, диде ул.
2016 елда РФ федераль бюджетының дефициты 2015-2017 елларга өч еллык план кысаларында 2016 елга фараз белән чагыштырганда чыгымнарны 650 млрд. сумга киметкән очракта  Тулай төбәк продуктының 2,8-2,9% тәшкил итәчәк, дип белдерде журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов.
РФ Хөкүмәте 2015 елда Резерв фондыннан 2,5 триллион сум акча тотачак, дип белдерде журналистларга Финанслар министры Антон Силуанов.
"Без быел якынча 2,5 триллион сум акча тотачакбыз", - диде ул, резев фондыннан агымдагы елда  күпме акча тотылачак дигән сорауга җавап итеп. Шуның белән бергә, аның сүзләре буенча, 2018 ел ахырына Резерв фондының һәм Милли Байлык фондының тотылмаган акча күләме 2 триллион сумнан да ким тәшкил итмиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International