ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
РФ Финанслар министрлыгы Россия Федерациясенең 2016 елга бюджетында чыгымнарны агымдагы ел дәрәҗәсендә калдырырга тәкъдим итә, дип белдерде финанслар министры Антон Силуанов.
"Без Хөкүмәткә чыгымнарны агымдагы ел дәрәҗәсендә калдырырга тәкъдим итәбез", - диде Силуанов журналистларга. Ә бу, үз чиратында 2015 елга һәм 2016-2017 елдагы план чорына бюджет турында законда каралганча, чыгымнарны 650 миллиард сумга киметүне аңлата.

19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды.  
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Финанс белем буенча имтихан 23 октябрьдә берничә шәһәрдә узачак. Әлеге чара Россия Финанслар министрлыгының "Россия Федерациясендә халыкның финанс белем дәрәҗәсен арттыруга ярдәм һәм финанс белемне үстерү" Проекты кысаларында уздырыла. 

17
октябрь, 2015 ел
шимбә
Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 12нче утырышында ТР икътисад министры Артем Здунов 2016 һәм планлы 2017-2018 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте. Искәртеп узабыз: бүген депутатлар 2016 елга ТР бюджеты проектын карый.

ТР икътисад министры билгеләп узганча, 2016 елга һәм планлы 2017-2018 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы Россия икътисады үсешенең база сценариясе нигезендә формалашкан. Әлеге сценарий шартлары нигезендә, 2016 елда нефтькә дөнья бәясе барреле - 60 доллар, 2017 елда барреле 65 доллар дәрәҗәсендә фаразлана.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы, башка республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 12 нче утырышында “2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы 160-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты беренче укылышта кабул ителде.


ТР закон чыгару органы башлыгы Фәрит Мөхәмәтшин сүзләренчә, әлеге закон проектын эшләүдә Татарстанның барлык министрлыклары һәм ведомстволары өлеш керткән.

 
2016 ел бюджетның иң күләмле чыганаклары булып табышка салым, физик затлар кеременә салым, оешмалар милкенә салым торачак. Алар тупланма бюджетның үз керемнәренең 74 проценты, ә республика бюджетында 80 процентын тәшкил итә.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының 12 нче утырышында ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

“Бюджетны әзерләгәндә дөньяда чимал һәм финанс базарында тотрыксызлык хөкем сөргәнен искәртәсем килә. Болар барысы да бюджетны, аеруча аның керем өлешен фаразлаганда, берникадәр авырлыкларга китерде, - диде ул чыгышында. – Республика Финанслар министрлыгы 2016 елга бюджетның керем өлешен формалаштыру буенча эшне икътисад министрлыгы, салым хезмәте, тармак министрлыклары, оешмалар белән берлектә алып барды. Аерым салымнар буенча исәпләүләр ясалды, җирле бюджетларның керем өлешен тулыландыру буенча муниципалитетларның тәкъдимнәре дә тикшерелде. Җирле муниципаль берәмлекләр белән уздырган чаралар нәтиҗәсендә, 2016 елга җирле бюджетларның керемнәре күләме алар белән расланды һәм бу өлкәдә каршылыклар юк.”


16
октябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты.

Утырыш Мәскәүдә узды, аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

 Пенсия фондын баланлаштыруга РФ бюджетының өстәмә чыгымнары  2015 елда 120 млрд. сум тәшкил итәчәк, дип белдерде журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.
Пенсия Фонды мәгълүматлары буенча, 2015 елда Россиянең Пенсия фонды бюджетын тигезләштерүгә бирелүче трансферт күләме 690 миллиард сум тәшкил итәчәк.
РФ Финанслар министрлыгы хосусыйлаштырудан керемнәрнең артуын якын елларда көтми, дип белдерде министрлык җитәкчесе Антон Силуанов, Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитет утырышында чыгыш ясап.
"Хосусыйлаштырудан кереләчәк фаразланган акча күләмен киметтек. Әлбәттә, хосусыйлаштырудан керемнәр алу өчен хәзер иң кулай вакыт түгел", - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International