ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2015 ел
җомга
2016 елда агросәнәгать комплексын үстерүгә дәүләт ярдәме, дәүләт бюджетының гомуми чыгымнарының кимүенә карамастан, арттылычак, дип белдерде Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты утырышында РФ финанслар министры Антон Силуанов.

15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
РФ Хөкүмәте пенсия белән ирекле тәэмин итү системасын реформалау мөмкинлеген тикшерә, дип белдерде финанс министры урынбасары Алексей Моисеев журналистларга "Россия чакыра!" форумы кулуарларында.
"Пенсия белән ирекле тәэмин итү системасы бездә реформалаштырылмаган, димәк, аны реформалаштырырга кирәк", - дип белдерде ул, Россия Банкы альтернатив пенсия системасын барлыкка китерү турында тәкъдим иткәч.

14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 14 октябрендә Россия Финанслар министрлыгы, аудит буенча халыкара стандарт һәм мәгълъматның дөреслеген раслау буенча Совет, Бухгалтерларның халыкара федерациясе һәм «PricewaterhouseCoopers» аудит-киңәшче фирмасы "Аудитның халыкара стандартлары: аудитлар нәтиҗәләренә яңа таләпләр" исемле семинар уздырды. Әлеге чарада аудиторлар оешмалары, эшлекле җәмгыять, аудиторларның бәйсез оешмалары, югары мәктәп, дәүләт органнары вәкилләре катнашты.
РФ Финанслар министры Антон Силуанов пенсиянең җыелып барылучы өлешен "катыру" мөмкинлеге буенча карар кабул итүне киләсе атнада көтә.
"Без бу карарны киләсе атнада көтәбез", - диде ул журналистларга чәршәмбе көнне.

13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Алдан якынча исәпләүләр буенча, 2015 елның гыйнвар-сентябрь айларында федераль бюджет үтәлеше күрсәткечләре түбәндәгечә:
- тупланган керемнәр күләме - 10 143 126,2 млн. сум, ел фаразының 80,8%;
- үтәлгән чыгымнар - 10 932 741,1 млн. сум, ел фаразының 70,6%.

12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
РФ Финанслар министрлыгы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 24 сентябрендә Россия Федерациясе элекке СССрның һәм Россия Федерациясенең Кытай Халыкларының Республикасы каршындагы 400,97 миилион швеция франкы күләмендәге әҗәтен каплаган.

10
октябрь, 2015 ел
шимбә
Татарстан коррупциягә каршы сәясәт үсеше мәсьәләләрендә Россиянең алдынгы төбәге булып тора. Бу хакта бүген журналистларга РФ Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәгенең фәнни һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары юридик фәннәр докторы Виктор Астанин хәбәр итте.

“Сез коррупциягә каршы федераль сәясәт үсешендә алдынгы төбәк булып торасыз”, - дип аерым ассызыклады ул.

9
октябрь, 2015 ел
җомга
2015 елның 9 нояберенә республикада 1 млн. 737, 8 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу еллык биремнең 72,4 % тәшкил итә. Шул исәптән узган ике атнада 78,4 мең кв. м. сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР муниципаль районнары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 9 айда республикада 40 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 14 үлемгә китергән. Хезмәт саклау кагыйдәләрен бозу өчен барысы 20 млн. 512 мең сумга 571 кара чыгарылган. Ел башыннан 389 оешма хезмәт кагыйдәләрен бозу өчен җавапка тартылган.


8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар парламент комитетларының 2016 елга республика бюджеты буенча тәкъдимнәрен гомумиләштерде. 2016 елга ТР бюджеты проектын ТР Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим булды.

"2016 елга республика бюджеты проекты керем һәм чыгымнар буенча алдагасыннан 6 процентка артыграк, - дип билгеләп үтте бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, - программаларны кыскарту турында сүз бармый".


Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында 7 октябрь көнне муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Әлеге очрашуларда 2015 елның гыйнвар-сентябрь айларында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2015 елның көтелүче күрсәткечләре дә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International