ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2015 елның 11 сентябренә 1,607 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык биремнең 67%ы. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 146,5 мең кв. метр булган 2 мең 535 фатирлы 99 йорт гамәлгә кертелгән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТРК реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин катнашты.


12
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Республиканың барлык муниципаль районнары белән традицион видеоконференция узды. АныТатарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.

11
сентябрь, 2015 ел
җомга

Казан вертолет заводы Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу хакта Казан вертолет заводына нигез салуга 75 елга багышланган тантанада белдерде. Тантана «Татнефть Арена» боз спорт сараенда узды. Тантанада шулай ук «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Александр Михеев, «Казан вертолет заводы» ҖАҖ генераль директоры Вадим Лигай, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2016 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының кереме196,2 млрд. сум, чыгымнары - 202,0 млрд. сум, дефициты - 5.8 млрд. сум булыр дип исәпләнә. Татарстан Республикасы бюджеты табышы 2016 елда 160,7 сум, чыгымнары - 166,5 млрд. сум, дефициты - 5,8 млрд. сум булыр дип планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин белдерде. Утырыш темасы - "2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты". 
Утырышны ТР Премьер-министрыныж беренче урынбасары Алексей песошин уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

2016 елда Татарстан Республикасы бюджеты программа характерында булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына һәм 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектына багышланды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
2016 елга Россия Федерациясе бюджете проектында долларга бәя баррель өчен 50 доллар күләмендә алына, бюджет дефицтьы 3 проценттан да артмыячак, дип белдерде финанслар министры Антон Силуанов журналистларга.
Бюджет кагыйдәсе 2016 елдан соң кайтарылачак, дип белдерде журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов.

8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 8 сентябрьдә муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Әлеге очрашуларда 2015 елның гыйнвар-август айларында  җирле бюджетларның үтәлеше һәм аларның 2015 елның сентябрь аенда үтәлешенең көтелүче күрсәткечләре дә тикшерелде.

Хөрмәтле финанс, салым һәм казначылык органнары хезмәткәрләре!

 

Сезне чын күңелдән профессиональ бәйрәмебез – Финансистлар көне белән тәбрик итәм!

Россиядә рәсми рәвештә әлеге бәйрәм чагыштырмача күптән түгел, 2011 елдан башлап уздырыла. 1802 елның 8 сентябрендә Император Алексей I үзенең Бөек Манифесты белән Россиянең Финанслар министрлыгын булдырган. Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы күпкә соңрак, 1920 елның 27 маенда барлыкка килгән. Быел министрлыкка 95 ел тулды.

Хөрмәтле хезмәттәшләрем!Сезне профессиональ бәйрәмебез - Бөтенроссия Финансистлар көне белән котлыйм!
Чагыштырмача бу бәйрәм яңа - рәсми төстә ул безнең илебездә бары тик бишенче тапкыр гына уздырыла, шулай да аның тарихы 19 гасыр вакыйгалары белән бәйле. Ул вакытта, 200 ел элек, 1802 елда, Александр Беренче үз әмере белән Россия империясенең Финанслар министрлыгын булдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International