Kazansummit халыкара икътисадый саммиты – ислам дөньясы илләре белән эшләү өчен Россиянең төп мәйданчыгы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Kazansummit-2015дә катнашучылар белән эшлекле иртәнге ашта хәбәр итте.
Искәртәбез, Россия һәм ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit халыкара икътисадый саммиты бүген Татарстан башкаласы Казанда («Корстон» КСКК) ачылды. Беренче чара «Россия һәм ИХО инвестицияләре һәм сәүдәсе» эшлекле иртәнге ашы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми төстә кабул итүгә 922 елга багышланган "Изге Болгар жыены"н бәйрәм итүдә катнашты. Чара Борынгы Болгар шәһәре территориясендә узды. Быел бәйрәмгә Россияненең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 30 меңнән артык кунак килгән. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Россия Югары мөфтие Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 42 муниципаль берәмлектә 999 объектның 996 сында торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эш башланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов РФ икътисадый үсеш министры урынбасары - Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлык җитәкчесе башлыгы Ольга Дергунова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы һәм Росимущество арасындагы хезмәттәшлек темасы күтәрелде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Дергунова республикада җир мөнәсәбәтләрен камилләштерү мәсьәләләре буенча да фикер алышты. Очрашуда шулай ук Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева да катнашты.
Иннополис Казан үзәгеннән 40 км ераклыкта урнашкан. Аның төп бурычы – югары квалификацияле белгечләргә Россиядә үзләрен таныту мөмкинлеге бирү. Иннополис IТ һәм югары технологияләр өлкәсендә эшләүче профессионалларны җәлеп итү ноктасы булырга тиеш.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Орел өлкәсе губернаторы Вадим Потомский очрашты. Алар төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзалады.
Очрашуда күп мәсьәләләр буенча фикер алыштык, дип сөйләде журналистларга Вадим Потомский. “ТР Президентыннан төбәкне ничек үстерергә кирәклеген өйрәнергә килдем. – Биредә өйрәнер нәрсәләр бар. Монда бар да искиткеч булачагына өметләндем, әмма бу кадәр үк булыр дип көтмәгән идем”.