ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасында Парк һәм скверлар елы кысаларында Казанда якынча 30 бакча һәм паркларны реконструкцияләү планлаштырыла. Бу хакта бүгенТатарстан Премьер-министры Илдар Халиков пресс-конференциядә хәбәр итте.
100 объектта инде эшләр бара, дип ачыклады ул.
“Барлык эшләр дә август ахырына төгәлләнәчәк. Аеруча катлаулы очракларда көз көне тәмамланачак”,- диде Илдар Халиков.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан янәшәсендәге Иннополис территориясендә объектлар төзү барышын тикшерде.

Беренче объект А.С.Попов исемендәге технопарк булды, анда Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар технопарк бинасын – холларны, кабинетларны, конференц-залны һәм башка бүлмәләрне карап чыкты.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында республика киңәшмәсе уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан алып 470 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 10 млн. 39 мең сумлык 311 карар чыгарылган.


5
июнь, 2015 ел
җомга

Россия үзен-үзе азык-төлек белән тәэмин итә ала. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев I бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумы кысаларында «Яңа икътисадый шартларда Россиянең азык-төлек иминлеге» пленар утырышында хәбәр итте.

Дмитрий Медведев шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген ипортны алмаштыру курсы нәтиҗәләре тулаем эшли.

Форумда катнашучылар арасында – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Президентының Көньяк федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Устинов, Россия Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачёв, регионнар башлыклары, аграр предприятиеләр һәм хуҗалыклар, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре җитәкчеләре, фәнни бергәлек һәм профиль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре.


4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Халыктан шикаятьләр саны кимү, Татарстанда ягу сезонына кагылышлы үткәрелгән эшләрнең күрсәткече булып тора. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “2014/2015 елларның ягу сезонында ТР җылыту-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс эшләрен оештыру нәтиҗәләре һәм 2015/2016 еллар ягу чорына нәтиҗәле әзерлек буенча бурычлар турында” гы темага багышланган утырышта белдерде.


3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында берьюлы ике проект гамәлгә ашырылды. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында биредә “Хухтамаки фуд сервис Алабуга” бер тапкыр яраклы табак-савыт заводы һәм “ХАВИ Логистикс” компаниясе логопаркы ачылды. Проектларның икесе дә бер клиентка – McDonald’s фаст-фуд рестораннары челтәренә йөз тота.

Россия Финанслар министрлыгы 2015 елның 1 гыйнварыннан 31 маена кадәр Резерв Фонды һәм милли байлык фонды акчаларын урнаштыу нәтиҗәләре турында хәбәр итә.

2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Fitch Ratings халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин катнашты.

Ике яктан да катнашучылар заманча шартларда икътисад үсеше, сәнәгать торышы һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Илдар Халиков Fitch агентлыгы Татарстан Республикасы белән күптән хезмәттәшлек итә һәм төбәк икътисадында барган барлык процесслар белән яхшы таныш, дип искә төшерде.

Россия финанслар министрлыгы Дәүләт Думасына 2016-2018 елларга салым сәясәтенең төп юнәлешләрен тәкъдим итте.

Әлеге документның характеры Президентның Федераль Җыелышка Юлламасында билгеләнгән иде - якындагы өч елда эшмәкәрлекөчен салым шартлары үзгәрмәскә тиеш, эшмәкәрлеккә салым йөкләнмәләре арттырылмавы шарт.


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Дубна шәһәрендә Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының мәгълүматны эшкәртү буенча беренче федераль үзәге ачылды. Бу бөтен илебез буенча барлык финанс мәгълүматны туплау, эшкәртү, өйрәнү, тикшерү, анализлау һәм саклау өчен махсуслаштырылган учреждение. Эре салым юрисдикцияләре һәм финанс үзәкләр арасында мондый проектлар бары тик АКШда гына (штатлар дәрәҗәсендә), Бөек Британия һәм Сингапурда гына бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International