Татарстан Республикасы 2015 елда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында беренче урынны алды.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узучы «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итү» панель сессиясендә хәбәр итте. Сессиянең модераторы – Сколково Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов.
IBM компаниясе Иннополис инновацион юлдаш шәһәрендә урнашкан (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы) «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты булу теләген белдерде. Бүген бу хакта IBM компаниясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Бруно Ди Лео әфәнде Рөстәм Миңнехановка IBM яңа бүлекчәсе – клиентларга хезмәт күрсәтү үзәге ачылу тантанасында катнашкан өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытырлык зур эш башкара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе активы белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу «Амбассадор» кунакханәсе залында узды.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үз халкыңның мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, туган телеңне саклап калу – татарларны бөтендөнья буйлап берләштерерлек максатлар. Ул искәрткәнчә, татарларның өчтән бере генә Татарстан Республикасы территориясендә яши, калганнары Россия регионнарына һәм башка илләргә таралган.
Бүген ТР Куркынычсызлык советы утырышында 2015-2020 елларга Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы каралды һәм хупланды.
Чара Казан Кремлендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль органнары, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узды.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Санкт-Петербургка килде.
Сәфәренең төп максаты – XIX Петербург халыкара икътисадый форумында катнашу.
Санкт-Петербург булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшү уздырачак, шулай ук хезмәттәшлек турында килешүләргә имза салу чарасында катнашачак.