ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елда федераль бюджетның профициты, бюджетка үзгәрешләр нигезендә, тулай төбәк продуктының 0,4% тәшкил итәчәк. Бу турыда Россия Финанслар министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы нефтькә экспорт пошлинасын 2018 елдан ук гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә.

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында эре нефтехимия оешмалары, шул исәптән ТАИФ компанияләр төркеме, эре энергетика, машина төзелеше, агач эшкәртү сәнәгате компанияләре белән узган очрашуларда 2014 елның I кварталында эш нәтиҗәләре тикшерелде.
Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә “Татфондбанк” белән бергә Кертемнәрне иминләштерү агентлыгы тарафыннан тормышка ашырыла торган, “БТА-Казан” банкын финанс яктан сәламәтләндерү механизмы, килеп туган катлаулы хәлдән чыгуга гына түгел, ә бәлки банкның киләчәге уңышлы булачагына ышанырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында узган махсус матбугат конференциясе барышында белдерде. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев, “Кертемнәрне иминләштерү агентлыгы” дәүләт корпорациясенең генераль директорының беренче урынбасары Валерий Мирошников һәм “ТФБ-Холдинг” ҖЧҖ директоры, “АИКБ “Татфондбанк” ААҖ акционеры Роберт Мусин катнашты.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәиселегендә Әлмәттә “Татнефть” ААҖнең төп офисында 2014 нче елның I кварталында кече нефть компанияләренең эшчәнлек нәтиҗәсе һәм алдагы үсеш перспективалары буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль структуралары, ТР муниципалитетлары, “Татнефть” компаниясе җитәкчеләре катнашты.

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Татнефть" ААҖнең чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Утырышта 2014 елның дүрт ае дәвамында "Татнефть" ААҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның июнь аена бюджет билгеләнде, Компаниянең агымдагы елның беренче кварталы буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары ясалды.

Бүген Татарстан Республиксының Финанслар министрлыгы оешкан көн. Татарстан Республикасының финанс системасы үз башлангычын 1920 елдан ала.

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең финанс-бюджет палаталары җитәкчеләре белән очрашулар узды. Әлеге киңәшмәләрдә 2014 елның апрель аенда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2014 елның май аенда көтелүче үтәлеше тикшерелде.



24
май, 2014 ел
шимбә
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгында беренче тапкыр Visa и MasterCard вәкилләре белән аларның Россиядә эш шартларының үзгәрү мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмә узачак.
Бу турыда финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.

23
май, 2014 ел
җомга
23 май көнне Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында министр урынбасары Данил Волковта 2014 елның гыйнва-апрель айларында табышка салым түләүне киметкән кредит һәм иминиятләштерү оешмаларының эшчәнлекләренең нәтиҗәләрен тикшерү һәм 2014 елның икенче кварталында көтелүче финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре, бюджетка түләүләр буенча киңәшмәләр узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International