“Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең җәйге кампусы” халыкара мәгариф форумын ачу кысаларында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Инновацияләрнең яшь лидерлары берлегенең коммерциячел булмаган партнерлыгында катнашучы Россиянең төрле регионнары эшкуарлары белән очрашты.
Очрашу тау чаңгысы спорт-савыктыру комплексы мәйданчыгында узды, анда шулай ук Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча Россия министры Михаил Абызов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары– мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 2014 елның 27 июненә 2014 ел этабы буенча Татарстан Республикасы заявкасы хупланган. 2013 ел этабы буенча 9 мең 722 кв. м мәйдандагы торак урыннарын сатып алуга 241 шартнамә төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Карелия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды. Документка имзаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен салды.
Исегезгә төшерәбез, Карелия Республикасының Александр Худилайнен җитәкчелегендәге делегациясе ике көнлек (2014 елның 16-17 июле) визит белән Казанга килде. Делегация әгъзалары Казанда күп кенә индустриаль һәм сәнәгать мәйданчыклары, шул исәптән «Химград» технополисы, IT-парк югары технологияләр өлкәсендә технопаркы эшчәнлеге белән таныштылар, «КАИ-Лазер» сәнәгать лазер технологияләренең инжиниринг үзәген һәм башкаларны карадылар.
"Россиянең тимер юллары" тарифларын индексацияләү турында карар әлегә кабул ителмәгән, дип хәбәр итте Россия Федерациясенең Финанслар министры Антон Силуанов.
Моңа кадәр Президент Владимир Путин Россиянең Тимер Юлларының йөк тарифларын 2015 елда 10% дәрәҗәсендә индексацияләү мөмкинлеген тикшерергә кушкан иде. Россиянең Тимер Юллары башлыгы Владимир Якунин индексацияне инфляциядән югарырырак итеп ясарга кирәк дигән иде.
"Хәкүмәттә бу турыда сөйләшүләр бара", - диде Силуанов журналистларга.