Предприятиеләрнең эшләү нәтиҗәлелеге – ул республикада һәм гаиләдә тотрыклы вазгыять. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында белдерде, чара ТР Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство башлыклары, республика предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
ТР Президенты белдергәнчә, икътисад, тулаем алганда – илдә дә, дөньяда да - әкренәя. Моннан тыш, Европа һәм АКШ Россиягә карата санкцияләр кертә. “Санкцияләр кертү өлкәсендә нинди предприятиеләрне турыдан-туры түгел, ә компонентлар аша санкцияләргә эләгә алуын, һәм безнең нинди базарларны югалта алуыбызны алдан исәпләргә кирәк. Тармак министрлыклары бу барлык рискларны карарга тиеш: безгә агымдагы эшебездән тыш, дөньяда барган вазгыятьне исәпкә алырга кирәк”, - диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды, анда 2014 елның өч ае эчендә компаниянең бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, май аена бюджеты расланды.
Директорлар советы 2013 елга “Татнефть” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясады. Үткән ел компания ятмаларында 26,1 млн тонна нефть чыгарылган, ул 2012 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 102 мең тоннага артык. 266 нефть чыгаручы скважина файдалануга тапшырылган.
Хисап чорында юлдаш нефть газын чыгару күләме 864,8 млн куб метр тәшкил итте, бу узган ел дәрәҗәсеннән 2,5 процентка артык.
Татарстан икътисады үсешенең темплары әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел, шулай да 2014 елның беренче кварталы йомгаклары буенча республиканың бюджет системасы нәтиҗәле эшләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсендә белдерде.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты республикада 2014 елның беренче кварталында сәнәгать җитештерүе индексы 100,8 % тәшкил итте. «Төзелеш комплексында үсеш темплары акрыная – эшләр күләме, 2013 елның 1 кварталы белән чагыштырганда, 97,2 % тәшкил итте», - дип билгеләде Рстәм Миңнеханов. – Моннан тыш, бүгенге тышкы икътисадый вәзгыять бик тотрыксыз. Без бөтенебез дә дөньяда ниләр булганын күрәбез. Безнең көнбатыш партнерларыбыз төрле юллар белән безнең илгә тәэсир итмәкчеләр, икътисадый санкцияләр кертәләр, һәм бу процесс дәвам итәчәк. Әлбәттә, бу безнең икътисадка тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә без теләсә нинди каршылыкка әзер булырга һәм бюджет йөкләмәләрен башкаруда минималь куркынычлыкны тәэмин итәргә тиеш».
Яшь гаиләләргә торак сатып алу яки төзү өчен социаль түләүләрны тормышка ашыруга Татарстан 10,3 млн. сум күләмендә федераль субсидия алачак. Дотацияләр 2011-2015 елларга "Торак" федераль максатчан программасындагы "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" кысаларында бүлеп биргәннәр. Дмитрий Медведев кул куйган әлеге Карар РФ Хөкүмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган.
Россия Хөкүмәте 34 дәүләт программасының яңа редакциясен раслады, аларны тормышка ашыруның гомуми күләме 80 трл. сумнан артык. Бу турыда Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хөкүмәтнең интернет порталында әйтелгәнчә, дәүләт программасына Владимир Путин президент сайлауларында җиңү яулаганнан2012 елның маенда соң кул куйган Указларында каралган 55 күрсәткеч кертелгән.