ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Россия Президенты Владимир Путин "Милли түләү системасы турында" законга үзгәрешләрне хуплаган. Әлеге закон нигезендә Россиядә халыкара түләү системасы өчен мәҗбүри тәэмин итү кертем буенча җентеклелекләр юкка чыгачак. Алар Үзәк Банк белән килештерелгән Хакимиятнең норматив актында чагылачак. Бу турыда "Коммерсант" газетасы мәгълүмат чыганакларына сылтама белән хәбәр итә.

2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Urals маркалы нефтькә уртача бәя майда баррель өчен 107,7 доллар тәшкил иткән, елга карата 5,3%, ә айга карата 1% күбрәккә арткан.

31
май, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Адананың Хаҗи Сабанҗи исемендәге оештырылган сәнәгать зонасында булды.



30
май, 2014 ел
җомга

Нефть өлкәсендә салым маневры турында карар якындагы көннәрдә кабул ителергә тиеш, дип белдерде журналистларга Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.

"Якындагы көннәрдә карар кабул итергә кирәк, чөнки өчъеллык бюджет инде формалашырга тиеш", - дип ассызыклады ул.


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елда федераль бюджетның профициты, бюджетка үзгәрешләр нигезендә, тулай төбәк продуктының 0,4% тәшкил итәчәк. Бу турыда Россия Финанслар министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы нефтькә экспорт пошлинасын 2018 елдан ук гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә.

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында эре нефтехимия оешмалары, шул исәптән ТАИФ компанияләр төркеме, эре энергетика, машина төзелеше, агач эшкәртү сәнәгате компанияләре белән узган очрашуларда 2014 елның I кварталында эш нәтиҗәләре тикшерелде.
Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә “Татфондбанк” белән бергә Кертемнәрне иминләштерү агентлыгы тарафыннан тормышка ашырыла торган, “БТА-Казан” банкын финанс яктан сәламәтләндерү механизмы, килеп туган катлаулы хәлдән чыгуга гына түгел, ә бәлки банкның киләчәге уңышлы булачагына ышанырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында узган махсус матбугат конференциясе барышында белдерде. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев, “Кертемнәрне иминләштерү агентлыгы” дәүләт корпорациясенең генераль директорының беренче урынбасары Валерий Мирошников һәм “ТФБ-Холдинг” ҖЧҖ директоры, “АИКБ “Татфондбанк” ААҖ акционеры Роберт Мусин катнашты.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәиселегендә Әлмәттә “Татнефть” ААҖнең төп офисында 2014 нче елның I кварталында кече нефть компанияләренең эшчәнлек нәтиҗәсе һәм алдагы үсеш перспективалары буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль структуралары, ТР муниципалитетлары, “Татнефть” компаниясе җитәкчеләре катнашты.

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Татнефть" ААҖнең чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Утырышта 2014 елның дүрт ае дәвамында "Татнефть" ААҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның июнь аена бюджет билгеләнде, Компаниянең агымдагы елның беренче кварталы буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International