ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2014 ел
сишәмбе
РФ Финанслар министрлыгы әкеренләп, берничә ел дәвамында киметү юлы аша физик затларның милкенә салымга ташламаларны бетерергә тәкъдим итә. Әлеге тәкъдим 2015-2017 елларга салым сәясәтенең төп юнәлешләре проектында теркәләчәк, дип хәбәр итте Россия Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов, РСПП салым конференциясендә чыгышы вакытында.

РФ салым резидентлары туры яки кыек юл белән чит ил компанияләренә ия булган яки аларның 10% артыграк өлешенә ия булган очракта бу турыда хәбәр итәргә тиеш, дип белдерде РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.

 


17
март, 2014 ел
дүшәмбе

 Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, инновацион үсеш һәм касәбчелек буенча комитет бүген Парламентның Аскы палатасына "Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында" закон проектының ачыкланган редакциясен икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Финанслар министрлыгы бөтен ил территориясенә кертер алдыннан кайбер регионнарда Сбербанк тормышка ашыра торган төзелеш саклау кассаларын булдыру системасын өйрәнәчәк, дип белдерде җомга көнне журналистларга финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.
Пәнҗешәмбе көнне узган Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, инновацион үсеш һәм касәбчелек буенча комитет утырышында  Дәүләт учрежденияләрене лизинг шартлар турында закон проекты хупланды.

15
март, 2014 ел
шимбә

Кырым Россиягә кушылган очракта ул махсус салым режимына ия булырга мөмкин. Бу турыда Россия финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, ярымутрауның Россия юридикциясенә күчүе салым законнарына саллы үзгәрешләр кертүен таләп итәчәк.


14
март, 2014 ел
җомга
Россия федераль бюджеты профициты 2014 елның гыйнвар-февраль айларында, алдан исәпләүләр буенча 30,48 млрд сум тәшкил итте. Бу турыда РФ Финанслар министрлыгы хәбәрендә әйтелгән.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында республиканың эре оешмалары -  "КАМАЗ" ААҖ, "Нәфис косметикс" ААҖ, "Таттелеком" ААҖ, "КВАРТ" ЯАҖ белән киңәшмәләр узды.

13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында "Нижнекамскнефтехим" ААҖ һәм энергетика оешмалары белән киңәшмәләр узды.

РФ Финанслар министрлыгы Резерв фонды өченчит ил валютасын сатып алу процедурасын үзгәртергә, аны сыгылмалырак итергә тели, дип хәбәр итте журналистларга чәршәмбе көнне  финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.

Агымдагы елда Финанслар министрлыгы базарга турыдан-туры чыкмады: ул көне саен Үзәк Банктан 3,5 миллиард сумга тәңгәл булган валюта сатып алды, ә ул үз чиратында үз валюта интервениясен исәпкә алып аны шул ук күләмдә базарда сатып алды. Министрлык Резерв фонды өчен барлыгы 212 миллиард сум алырга планлашытрган иде, ләкин барлыгы 38 миллиард сум тотты һәм Украинада эскалация киеренкелеге фонында сумның төшүе сәбәпле сатып алуларны туктатып тора. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International