Бюджет, салым һәм финанслар комитеты “Транспорт салымы турында”гы ТР Законының 8 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы ТР закон проектын карады. Документ, республика законын федераль законга тиңләштерү максатыннан, әзерләнгән.
Закон проектына аңлатмада билгеләп үтелгәнчә, РФ Салым кодексына һәм “Физик затларның милкенә салым турында”гы РФ Законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәзер транспорт салымын 1 нче октябрьгә кадәр түләргә кирәк.