Бүген Дәүләт Думасы "2013 елга һәм 2014, 2015 елдагы план чрына федераль бюджет турында" законга 2013 елда керемнәрне ачыклау һәм бюджет профицитын ачыклау өлешендә үзгәрешләр кертүче хөкүмәт закны проектын беренче укылышта кабул итте. 234 депутат закон проектын хуплаты, бр депутат каршы, бер депутат фикерен әйтмәде.
РФ Финанслар министры Антон Силуанов депутатларга закон проетын тәкъдим иткәндә аның "бүгенге макроикътисади торышны күздә тотып әзерләнгәнен" бәян итте. Хәзерге вакытта икътисад үсеше 2-нче һәм 3-нче кварталында 1,2 % кимеде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов эш визиты белән Екатеринбургка килде, анда ул Россия һәм Казахстан региональара хезмәттәшлегенең Х форумы эшендә катнаша.
Форумның масштаблы чараларына (2013 елның 9 -11 ноябре) 3 меңләп кеше җыелган, шул исәптән 20ләп Россия регионы(Новосибирск, Самара, Томск, Оренбург, Чиләбе өлкәләре, Алтай крае, Башкортостан Республикасы һәм башкалар) вәкилләре, Казахстан хакиматлары һәм казах предприятиеләре делегацияләре.
Екатеринбургка Россия һәм Казахстан хезмәттәшлегенең X форумына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да килде.
Форум кысаларында Россия һәм Казахстан лидерлары Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаев берничә уртак документка имза салачаклар.
Hygiene Technologies компаниясе президенты Барт Ван Малдерен белән бүген Брюссельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Искәртеп үтик, Татарстан Президенты Татарстана Брюссельдә (Бельгия) ике көнлек эш визиты белән. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Hygiene Technologies («Хайджин Текнолоджис», Бельгия) компаниясенең гигиена продукциясен иң алдынгы җитштерүчеләрнең һәм аның белән тәэмин итүчеләрнең берсе икәнен билгеләп үтте, предприятие шәхси гигиена кирәк-яракларын җитештерү буенча халыкара холдинг составына керә.
Ул шулай ук компания җитәкчелеген "Алабуга" махсус икътисадый зона резиденты статусын алулары белән котлады (резидент статусы 2013 елның мартында бирелгән).
Без Европа компанияләре старт мәйданчык буларак Татарстан Республикасын сайлауларын телибез, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Сезгә махсус икътисадый зона территориясендә эшләү уңайлы булыр дип өметләнәм, без инвесторларга барлык кирәкле шартларны тудырабыз.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә эш визиты кысаларында "Ростсельмаш" комбайннар заводы” ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды. Аны Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев озата йөрде. Татарстан делегациясе составында предприятиедә шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, "Ак Барс Холдинг" ААҖ генераль директоры Иван Егоров та булды.
Заводның ачык мәйданчыгында Рөстәм Миңнехановка продукция күргәзмәсе тәкъдим ителде, алар арасында терлек азыгы җыя торган, бөртекле ашлык җыя торган комбайннар, шулай ук тракторлар бар иде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов сүзләренчә, Ростов тракторлары үзләрен Татарстанда ышанычлы һәм куллануда ярыйсы гына гади машиналар буларак күрсәттеләр. Татарстан Президенты бер тракторны өйрәтеп тә карады.