ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2013 елның октябрь аенда җирле бюджетларның үтәлеше мәсьәләләре һәм 2013 елның ноябрь аенда җирле бюджетларның көтелүче үтәлеше буенча киңәшмләлр узды.  

Киңәшмәләрдә салым һәм салым булмаган керемнәрнең планлаштырылган җыелуы, планлаштырылган чыгымнарынң керемнәр белән каплануы, учреждениеләрнең кредитор әҗәтләре, 2013 елда Дәүләт Торак фондына кертемнәр буенча район һәм шәһәрләр оешмаларының йөкләмәләре, балаларга мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә йөрү өчен ата-аналарның акча түләүләре тикшерелде. 

Бүген Татарстан уйлап табулар буенча Роспатентка бирелгән заявкалар саны буенча ил төбәкләре арасында - бишенче, ә уйлап табуларга алынган һәм файдаланылган патентлар саны буенча дүртенче урында. Республикада сәнәгать һәм хезмәтләр күрсәтү белән бәйле предприятиеләрдә бүген инновацияле продукциянең өлеше 18,4 процент тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 3,5 процентка үскән. Бу мәгълүматларны бүген Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча РФ Федерация Советы рәисе карамагындагы советның Казан Ратушасында узган күчмә утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. Россия төбәкләре палатасы башлыгы Валентина Матвиенко рәислегендә үткән утырыш ил төбәкләренең интеллектуаль хокук базарын үстерүдәге роленә багышланды.

Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны сәламләү чыгышында интеллектуаль милек базары темасына киң фикерләшү мәйданы итеп Татарстанның сайлануына шатлануын белдерде. Аның ассызыклавынча, әлеге базарны формалаштыру заман икътисады үсешенең мөһим элементы булып тора. Татарстан башлыгы моның илнең барлык төбәкләре өчен актуаль мәсьәлә булуын искәртеп, республиканың инновацияле үсеш стратегиясен сайлавын, шушы юнәлештә һәрдаим эш алып барылуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, узган ел республика предприятиеләре хезмәткәрләре 21 меңнән артык рационализаторлык тәкъдимнәрен эшләп, теркәгән. Бүген иң күп патент алынган инновацияләр “Татнефть”, “Түбән Кама нефтехим”, “Казан вертолет заводы”, “ПОЗИС” җәмгыятьләрендә.

Россиянең Финанслар министрлыгы иминиятләштерү эшенә тупланма үзгәрешләр кабул итү белән бәйле буларак компанияләргә килешүләрне тикшереп аларның яңа нормаларга туры килүен өйрәнергә киңәш итә, диде Финанслар министрлыгы ның финанс сәясәте департаменты директоры урынбасары Вера Балакриева.
Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль проекты Милли байлык фондыннан акча алыр өчен экспертиза үтәргә тиеш. Бу фонддан финансланырга теләк белдергән башка проектлар белән бергә булачак, дип белдерде финанслар министры Антон Силуанов.

6
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның 12 сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Конституция - төрле милләтле, сәяси өстенлекләр һәм диннәрне төрле булган кешеләрне берләштерүче мөһим сәяси-хокукый документ.

5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

"Катырылган" пенсия. Җыелып барылучы өлеш - "озын" акчаның бердән-бер ресурсы. / Россия Бизнес-газетасы

Алексей Моисеев, РФ Финанслар министры урынбасары

Якын арада пенсия базарын зур үзгәрешләр көтә. 2016 елга кадәр барлык дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары акцияләштерүне узарга тиеш булачак, шулай ук пенсия җыелмаларының гаранлия системасына да кушылырга тиеш. Хөкүмәт тарафыннан базарны ныгыту һәм аның үтә күренмәлеген арттыруга юнәлдерелгән бер пакет закон проектлары әзерләнелгән. Нәрсә үзгәртергә планлаштырыла соң?

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә Татарстанның "Россия тимер юллары" ААҖ ("РЖД" ААҖ) белән 10 ел дәвамындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәләрен ясадылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук "РЖД" ААҖнең тимер юл ташулары буенча өлкән вице-президенты Анатолий Краснощек, Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун, Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Сергей Соложенкин, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре катнашты, ә муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре видеоконференцэлемтә аша катнаштылар.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты үз чиратында "РЖД" ААҖ, Горький һәм Куйбышев тимер юлларына зур рәхмәтен белдерде. «Россия тимер юллары элек, бүген һәм киләчәктә дә безнең стратегик хезмәттәшебез булып калачак», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасының дәүләт идарәсе органнарында халыкны кабул итүнең бердәм көне кысаларында бүген ТР финанслар министрлыгы җитәкчелеге Мөслим районында халыкны кабул итә. Финанс министрлыгы вәкаләтенә кергән сорауларга министр урынбасары Алла Анфимова җавап бирә.

4
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Уганда Республикасының Энергетика һәм табигать ресурслары министры Ирен Мулони ханым җитәкчелегендәге рәсми делегациясе Түбән Камадагы "Татнефть" компаниясе объектларында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

Визит барышында кунаклар "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды. Уганда делегациясе әгъзалары республика җитәкчелеге һәм "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге белән хезмәттәшлек перспективалары турында, аерым алганда, Угандада эре нефть эшкәртү предприятиеләрен төзүдә Татарстан тәҗрибәсен файдалану турында фикер алыштылар.

Шулай ук Түбән Камага эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов бүген каты калдыкларны тирәнтен эшкәртү буенча "ТАИФ-НК" комплексын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.


3
ноябрь, 2013 ел
якшәмбе
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән тәбриклим.
Бу тарихи датаның әһәмияте елдан-ел арта бара. Россия халкы өчен дүрт йөз ел элек булган вакыйгалар биргән дәресләр бүген дә актуаль һәм мөһим.
Үзенең авыр һәм бөек тарихында безнең илебез күп мәртәбәләр юкка чыгу чигендә торды. Бу чорларда дәүләтебез көчсезләнә, кешеләр ышанычын югалта барды. Ләкин халкыбызның бердәм булуы барча авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте.
Дөнья икътисадында һәм сәясәтендә хәл катлауланган, ил эчендәге иҗтимагый тотрыклылыкка яңа куркыныч янаган заманда күп милләтле халкыбызга бердәмлек тагы да кирәк.
Мондый вакытта алгы планга халкыбызның иң күркәм сыйфатлары –чын йөрәктән Ватанны яратуы, гореф-гадәтләргә хөрмәт белән каравы, рухи тынычлыгы һәм ныклыгы чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International