Бүген ТР Хөкүмәт йортында “Татарстан Республикасында фән-техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләрне үстерүгә ярдәм итү фонды” коммерцияле булмаган оешманың попечительлек советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Рөстәм Миңнехановка 2012 елда һәм 2013 елның беренче яртысында Фондның эшчәнлеге турында кыскача хәбәр иттеләр.
“Ак Барс Капитал” идарә итүче компаниянең генераль директоры Алексей Дорогов доклад белән чыгыш ясады. Ул Фонд эшчәнлеге дәүләт-шәхси партнерлык принциплары нигезендә алып барылганы һәм аның акчалары белән “Ак Барс Капитал” идарә итүче компания идарә иткәнен искәртте.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) күзәтү советы утырышында катнашты.
Утырыш Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Уңайлы инвестицион климатны булдыру һәм АСИ ярдәм итүче яңа проектларны үстерү мәсьәләләре турында сүз барды.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгы зур гына пректлар пакеты әзерәгән, Милли эшмәкәрлек инициативасы булдырыла. АСИ катнашында бөтен Россия буйлап инвесторлар белән эшләү буенча Региональ стандартлары кертелә. Болар барысы да эшлекле климатны яхшыртуга, заманча тармакларны үстерүгә, яңа эш урыннарын булдыруга һәм инвестицияләрне җәлеп итүгә ярдәм итә.
Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы 21 ноябрьдә узачак.
Утырылышта 28 сорау каралачак, шулар арасында Татарстан Республикасының 16 закон проекты да бар.
Иң моһим сорауларнын берсе булып “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 530-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты (II укылыш) каралачак.Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Композит” холдинг компаниясенең проектларын “Алабуга” МИЗ территориясендә гамәлгә ашыруның барышы хакындагы киңәшмә уздырды. Киңәшмә “Алабуга” МИЗ администрациясе утырышлар залында узды. Чарада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев та катнашты.
“Алабуга” МИЗ территориясендә композит материаллар һәм әйберләр җитештерү буенча кластер булдыру мәсьәләләре буенча нотык белән “Композит” холдинг компаниясе генераль директоры Леонид Меламед чыгыш ясады. Аерым алганда, ул “Алабуга” МИЗ территориясендә “Алабуга-Волокно” ҖЧҖ заводын төзүнең барышы хакында хәбәр итте.