ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Газ-мотор ягулыгын куллануны арттыру өчен тиешле инфраструктура, шулай ук газга күчү файдалы булганнарга билгеле бер шартлар тудырылырга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул искә төшергәнчә, Татарстан автотранспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү буенча сынау төбәкләре арасына кертелгән иде. Бу тема безнең төбәк һәм тулаем ил өчен гаять актуаль, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм без әлеге проектны һәрьяклап хуплаячакбыз. Аның сүзләренчә, бу җәһәттән “КАМАЗ” шактый алда бара, ул Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгын куллануны арттыру чараларын әзерләүдә катнаша.
Газ-мотор ягулыгын куллану зур шәһәрләр өчен аеруча актуаль, бу газның экологик өлкәдәге өстенлегеннән файдаланырга ярдәм итәчәк, әйләнә-тирә мохитка йөкләнешне киметәчәк, ил эчендә газ куллануны тәэмин итәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук искә төшергәнчә, быел июнь аенда мотор ягулыгы буларак табигать газын куллануны арттыру турында “Газпром” ААҖ, Татарстан Республикасы һәм “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖ арасында килешүгә имза салынды.
Бу проект барыбыз өчен дә файдалы, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм мин “Газпром” ААҖ җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм, безнең төбәк сынау төбәге булды, бүген эшне төрле юнәлешләрдә алып барырга кирәк.

1
сентябрь, 2013 ел
якшәмбе
Кадерле дуслар! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, педагогларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасының барлык хезмәткәрләрен чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм!
1 сентябрь көнне без һәр елны беренче кыңгырауны, тугрылыклы классташ дусларыбызны, зирәк һәм кайгыртучан укытучыларыбызны һәм остазларыбызны искә алып дулкынланабыз. Белем көне – ул һәркемнең күңел түрендәге, шул ук вакытта барыбызны да берләштерүче, гомумкешелек кыйммәтләренә ия бәйрәм.
Бүген меңнәрчә яшь татарстанлылар өчен заманча, яңа техника белән җиһазландырылган уку йортлары ишекләрен ачты, алар балаларны чиксез белемнәр дөньясына һәм иҗади ачышларга алып керә. Өлкән буын балалары һәм оныклары алдында шундый зур мөмкинлекләр ачылуга шатлана.

30
август, 2013 ел
җомга

Хөрмәтле татарстанлылар!

Республика Көне дәүләтчелегебезне торгызуның хәзерге этабын ачык чагылдыра, Татарстанның икътисадта һәм социаль өлкәдә ирешкән зур казанышларын, иҗтимагый үсештәге үзгәрешләрен, халкыбыз тормышының яңа дәрәҗәсен һәм яшәү рәвешен күрсәтә.

Күптән түгел Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы уңышлары республикабызның төп бәйрәменә быел үзенчәлекле төсмер бирә. Универсиада тәҗрибәсен һәм аның күпкырлы мирасын республикада гомумроссия һәм халыкара колачлы яңа проектларны гамәлгә ашыруда файдаланырга мөмкин һәм шулай эшләргә кирәк тә.


29
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ  Директорлар советының чираттгы утырышын уздырды.   
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылды, Директорлар советы әгъзалары көн тәртибендәге өч мәсьәләне карадылар.  
Аерым алганда, “СибНАЦ” ААҖ  (Төмән) ТЭК анализы департаменты  директоры Лариса Нечипорук 2013 – 2030 еллар чорына “Ямал – Идел буе” проектын гамәлгә ашыру өчен чимал базасын нигезләү буенча нотык белән чыгыш ясады.  
Исегезгә төшерәбез, 2012 елның сентябрендә Татарстан, Башкортостан һәм Ямал-Ненец автономияле округы (ЯНАО) башлыклары һәм Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының кайбер белгечләре “Ямал – Идел буе” продукт үткәргечен төзү проекты инициаторлары булдылар, әмма проектны реализацияләү кирәкле чимал запаслары булмау һәм техник каршылыклар аркасында кыенлашырга мөмкин. 

Бүген "Татнефть" ААҖ Директорлар советы чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда 2013 елның җиде ае эчендә "Татнефть" ААҖ бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы елның сентябренә бюджет расланды, "Татнефть" ААҖнең 2013 елның беренче яртыеллыгында финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча фикер алышынды.

Хисап чорында компания ятмаларында 12,932 млн тонна нефть чыгарылган, планнан тыш 335 мең тонна нефть. Юлдаш нефть газын чыгару 426 млн куб. м тәшкил иткән, бу үткән елның шул ук чорынна 2,8 процентка артып китә.

127 яңа скважина файдалануга тапшырылган, аларда 85 мең. Тонна нефть чыгарыла. Татарстан Республикасыннан читтә лицензияләнгән кишәрлекләрдә 158,4 мең тонна нефть чыгарылган, 15 скважина борауланган.


28
август, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасын кайбер юнәлешләр буенча “Хендэ корпорейшн” компаниясе белән хезмәттәшлек кызыксындыра, шул исәптән калдыкларны утильләштерү һәм алар белән эш итү буенча системалы эш өлкәсендә, нефть эшкәртү һәм энергетика өлкәсендә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Хендэ корпорейшн” компаниясе вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте

27
август, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таиланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Итти Дитбанчонг белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров һәм башкалар катнашты.

Илчене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Таиланд арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсүен искәрде. 2012 елның июнендә Казан АТЭС саммиты чаралары кысаларында Корольлекнең сәүдә министрын һәм авыл хуҗалыгы һәм кооперация министрын кабул итте. 2013 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты  Россия  делегациясе составында Бангкокта Россия-Таиланд икътисадый хезмәттәшлеге буенча хөүмәтара комиссия утырышында катнашты. Шундый ук утырыш Татарстан Республикасы вәкилләре катнашында март аенда Мәскәүдә узды.


25
август, 2013 ел
якшәмбе

Бүген (2013 елның 25-26 августы) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Волгоград өлкәсенә килде.

Волгоград шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов, Волгоградской өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.

Ике көнлек визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Волгоград өлкәсе җитәкчелеге белән очрашулары, кайбер җитештерү мәйданчыклары белән, шул исәптән “Волжский трубный завод” ААҖ, “Газпром химволокно” ЯАҖ, “Волжская ГЭС” ААҖ белән танышу, Идел ГЭСы территориясендәге балык үрчетү комплексының осетр заводын, башка объектларны карап чыгу планлаштырыла.

Россия Федерациясенең һәр субъектының теге яисә бу өлкәдә билгеле бер уңышлары һәм эшләнмәләре бар һәм Татарстан һәрвакыт хезмәттәшлек өчен ачык, булган тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашырга әзер.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы исеменнән ясалган тантаналы мәҗлестә хәбәр итте. 

Исегезгә төшерәбез, Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Волгоградка ике көнлек  (2013 елның 25-26 августы)эш визиты белән барды.     

Сәламләү сүзендә республика башлыгы билгеләп үткәнчә, ул Волгоградта өченче мәртәбә – ул монда беренче мәртәбә күп еллар элек студент чагында практикада булган, аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры сыйфатында килгән.


24
август, 2013 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең транспорт министры Максим Соколов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар. 

Очрашуда катнашучылар Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасының транспорт белән тәэмин ителеше нәтиҗәләрен билгеләделәр. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Транспорт министрылгы һәм шәхсән Максим Соколовка Уеннарны әзерләү һәм уздыруда актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде. 

Яклар шулай ук Татарстан Республикасы транспорт комплексы үсешенең берничә перспектив проектлары турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International