Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонаның Күзәтү советы утырышында Россия һәм чит ил инвесторларының биш яңа проекты каралды. Утырыш ТР Хөкүмәт Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
"Алабуга" МИЗ резидентлары «Интерскол» һәм «Алабуга-Моторс» компанияләре эшчәнлекләрен киңәйтәләр һәм "Алабуга" МИЗ территориясендә активлыкларын арттыралар. «Интерскол» техник-кертелмә эшчәнлек алып бара башлый һәм "Интерскоп инжиниринг үзәге" тармаклы инженер-сынау үзәген оештырачак, бу масштаблы тәҗрибә-конструктор эшен алып барырга һәм елына 15 яңа эшләнмәгә хәтле массалы җитештерүне башларга мөмкинлек бирәчәк. Инжиниринг үзәге "Синергия" индустриаль паркының бер модулендә ачылачак.
Үз чиратында, «Алабуга-Моторс» (махсус техника җитештерү) "Форд" автомобильләре һәм берничә башка марка махсус транспортларына базалы шассины өстәмә җиһазлау производствосын оештырачак: маршрут таксиларына, ашыгыч медицина ярдәме машиналарына, төреле санда сыйдырышлы балалалар йөртүче автобусларга, электро-автомобильләргә һәм газда эшләүче двигательле автомобильләргә.
РФ Хөкүмәте ит җитештерүне үстерү буенча региональ программага каралган 1,8 млрд. сумны төбәкләр арасында бүлде.
"Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешү дәрәҗәсенә карата субсидияләрне нәтиҗәле тоту ел саен бәяләнеп килә. Күрсәткечләр Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының Россия Федерациясенең югары башкарма дәүләт хакимияте органнары белән килешүендә каралган", - диелгән документка булган белешмәдә.
Татарстан әлеге масксатларга 2,5 млрд. сум акча алачак.
Иннополис, Кама инновацион кластеры һәм инжиниринг үзәкләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар сөйләште. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда шулай ук Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов катнашты.
А.Иванов киңәшмә башында билгеләп үткәнчә, Татарстан федераль үзәк өчен дәүләтнең инновацион сәясәтендә төп регион гына түгел, ә инновацион сәясәт өлкәсендә дәүләт ярдәменең бөтен формалары кулланылган модель-мәйданчык та әле.
"Безгә ниндидер үзәк булдыру, Татарстан Республикасында полигон оештыру турында уйларга кирәк, анда без инновацион сәясәт өлкәсендә дәүләт ярдәменең тәҗрибәсе белән уртакалаша алыр идек, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президентына Андрей Иванов. – Сезгә карап өйрәнеп була, сезнең инде нәтиҗәләрегез бар”.
Вице-премьер – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде: махсус икътисадый зона үсеше, университетны оештыру һәм шәһәр инфраструктурасын булдыру турында хәбәр итте.