ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2013 ел
шимбә
2013 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасының чыгымнарын конкурс алымы белән бүлү системасын формалаштыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. 

15
март, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Хөкүмәте әгъзаларының Татарстанның профсоюзлар активы белән гадәттәгечә ел саен була торган очрашуы узды. Әлеге чара Хезмәт сараенда (Казан,Мөштәри ур.) булды, анда ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.
Үзенең чыгышында Илдар Халиков 2012елда республика социаль-икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләренә тукталды. Аның әйтүенчә, ТРда хезмәт җитештерүчәнлеге узган елда 2011 ел белән чагыштырганда 6,4% ка арткан.

РФ Кипрга россия бенефициарлары турында мәгълүматны ачу буенча чаралар күрергә тәкъдим итә, шушы шартларны үтәү һәм утрау дәүләтенә финанс ярдәм кәрсәтү мөмкинлеге бәйле булу турында сөйләшүләр уздырылачак, дип хәбәр итте РФ финанслар министры Антон Силуанов.

"Моңа без дә кызыксынулы. Кипрга безнең команияләр эше турыда мәгълүматны ачу буенча чаралар кабул итүне таләп итәчәкбез", - диде А.Силуанов җомга көнне журналистларга.

РФ Финанслар министрлыгы агымдагы елның федераль бюджетына ятим балаларга ярдәм күләмен арттыру кирәклеге сәбәпле һәм дәүләт әҗәтен өчен экономияне истә тотып үзгәрешләр кертә. Бу турыда журналистларга  РФ финанслар министры урынбасары Татьяна Нестеренко хәбәр итте.  
2013 елда РФ бюджеты дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштырудан керергә тиеш булган  керемнәрне планлаштырылганнан 350 млрд. сум күләмендә җыеп алмаска мөмкин, дип хәбәр итте РФ финанслар министры урынбасары Татьяна Нестеренко.
2013 елда федераль бюджет 130 млрд. сумга нефтегаздан булмаган керемнәрне җыеп алмаска мөмкин, шулай ук хосусыйлаштырудан 350 млрд. сумга якын керем кермиячәк. Нәкъ менә болар РФ премьер-министры Дмитрий Медведевта узган киңәшмәгә сәбәп булды, дип белдерде РФ финанслар министры урынбасары Татьяна Нестеренко. 

2014-2015 елларга хосусыйлаштыруга билгеләнгән кайбер компанияләр, алданрак хосусыйлаштырылырга мөмкин, дип хәбәр итте РФ финанслар министры Антон Силуанов.

"Бәлки, безгә быел хосусыйлаштырылырга тиеш булган предприятиеләр исемлеген яңадан карарга кирәк булыр, бу чара 2014-2015 елларда хосусыйлаштырырга планлаштырган предприятиеләрнең бу чара вакытын тизләтер", - диде А.Силунов җомга көнне журналистларга.  

Россия Белоруссиягә $2 млрд күләмендә кредит бирү мәсьәләсен тикшерә.

"Мондый мәсьәлә чыннан да бар", - дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов.

"Безнең җитәкчеләребез (Россия һәм Белоруссиянеке - ИФ) бу мәсьәләне тикшерә", - дип өстәде ул.

Шул ук вакытта, ул Белоруссиянең узган елда $2,5 млрд күләмендә хосусыйлаштыру сделкалары буенча чаралар күрергә тиеш булганлыгы турында искәртте, әмма бу эшләнмәгән иде.

"Әгәр дә быел Белоруссия әлеге суммага мөлкәтен сата алса, кредитның кирәге булмыячак", - дип ассызыклады А.Силуанов.

РФ нефтькә экспорт пошлинасы 2013 елның 1 апреленнән 19,1 долларга - 401,5 доллрга хәтле кимергә мөмкин, нефть өлкәсендә салым салынуның "60-66" режимы буенча уртача мониторинг бәясе һәм эксопрт пошлинасын санау формуласы буенча шулай чыга. Бүгенге көндә нефтькә экспорт пошлинасы тонна өчен 420,6 тәшкил итә.

"Прайм" агентлыгына РФ Финанслар министры белгече Александр Сакович белдергәнчә, 2013 елның 15 февраленнән 2013 елның 14 мартына хәтле вакыт аралыгында уртача бәя баррель өчен 110,01625 доллар тәшкил итте.  

Нефть һәм нефтепродуктларга экспорт пошлиналарын агымдагы елның апреленнән РФ Хөкүмәте Карары белән расланудан туктатылачак, дип хәбәр итте финанс министрлыгы белгече Александр Сакович.

"Таможня тарифлары турында закон нигезендә, апрельдән нефть һәм нефтепродуктларга таможня пошлинасы ставкаларын билгеләүче РФ Хакимияте Карары чыкмыячак", - диде ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International