ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы үзенең официаль сайтында 2013 елга һәм 2014, 2015 елдагы план чорына федераль бюджет проектын бастырды.


17
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Мәскәүдә чит ил һәм Россия компанияләре-инвесторлар өчен сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасын тәкъдир итү булды. Чарада “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Олег Костин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Алабуга” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һ.б. катнашты.

“Алабуга” махсус икътисади зонасын (ТРның Алабуга муниципаль районы) тәкъдир итү “Дөнья брендлары ни өчен “Алабуга” махсус икътисади зонасын сайлый?” дигән сорауга багышланган иде. Кунакларга һәм потенциаль инвесторларга “Алабуга” махсус икътисади зонасы өстенлекләре, компанияләр – резидентлар, махсус икътисади зона территориясендә төзелгән һәм эшли торган инфраструктура өчен преференция турында сөйләделәр.

15
сентябрь, 2012 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында финанс министры Радик Гайзатуллин 2013 елга бюджетның керем өлешен формалаштыру белән таныштырды.

14
сентябрь, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында агымдагы елның гыйнвар-август айларында республиканың җирле бюджет үтәлеше һәм 2012 елның сентябрендә көтеоүче үтәлеше буенча муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды.
Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе, РФ субъектлары үзара тәҗрибә алмашсын һәм кызыксынуларын бергәләп алга җибәрсен өчен, нәтиҗәле оешма булып тора. Шундый фикерне бүген Новосибирскида “Интерра-2012” халыкара инновацион форумында (аны оештыручыларның берсе - АИРР) ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

ТР Президенты журналистлар белән әңгәмәсендә илнең алдынгы фәнни үзәкләренең берсендә - Новосибирскида үткәрелә торган “Интерра-2012” форумы очрашулар һәм инновацион өлкәдә төбәкара элемәтләрне җайга салу мәйданы булуын билгеләде.

“Миңа, Республика җитәкчесе һәм Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе буларак, монда, бу форумда булу зур хөрмәт, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген бик кызыклы утырыш булды, ләкин мин эшлекле сәфәр кысаларында тагын күп кенә кызыклы элемтәләр булыр, дип өметләнәм”.


13
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында депутатлар “Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында” закон проектын тулаем кабул итте.

Әлеге закон проекты РФ Салым кодексына 2012 елның 25 июнендә кабул ителгән “РФ Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон тарафыннан кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып эшләнгән. Әлеге закон проекты нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасы кертелә.

Алда күрсәтелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, федераль законның “РФ субъектлары территорияләрендә аерым эшкуарларның патент нигезендә салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре” дип аталган 346.25.1 статьясы көчен югалткан дип таныла. Шул ук вакытта “Салым салуның патентлы системасы” дип исемләнгән 26.5 бүлек кертелә. Ул гамәлдәге патентны һәм 2018 елдан башлап, этаплап, алдан исәпләнгән керемгә өстәмә салымны алмаштыра. Бу норма аерым эшкуарлар өчен генә гамәлдә була.

Республика икътисадын тәшкил итүче төп өлкәләрнең берсе булып, элеккечә агросәнәгать комплексы кала. Безнең өчен барлык юнәлешләр дә мөһим – эре авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермерлык хуҗалыклары һәм халыкның шәхси йорт хуҗалыклары үсеше дә күз уңында. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасында билгеләп узды.

Утырыш киңәйтелгән составта узды. Анда федераль һәм республика хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, иҗтимагый, дини оешмалар, профсоюзлар, бизнес, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, ММЧ вәкилләре – барлыгы 700 гә якын кеше катнашты.

Honeywell  корпорациясе Татарстан Республикасы белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксына. Бу турыда Honeywell  корпорациясенең Россиядәге, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыштагы президенты Норм Гилсдорф ТР Премьер-министры Илдар Халиков белщн очрашу вакытында.

12
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы финанс министрлыгында өстәмә белем бирү учрежденияләренә йөргән балаларның төрле түгәрәкләр һәм секцияләргә йөрүен автомат рәвештә исәп-хисаплау кертү буенча видеоэлемтә режимында киңәшмә узды.

11
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова 2013 елда Казанда ухачак XXVII дөньякүләм җәйге Универсиадага әзерләнү һәм уздыру вакытында пассажирларны йөртү өчен автотранспорт сатып алу мәсәләсе буенча киңәшмә уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International