ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Республиканың нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең узган ярты елдагы эш нәтиҗәләре хакында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, 2012 елның языннан дөньяда икътисади кризисның яңа дулкыны чыгу ихтималы хакында актив фикер алышулар бара. Шул ук вакытта Россия һәм Татарстан статистикасында икътисади кризис билгеләре сизелми. Узган 6 айда Татарстанда сәнәгатьтә җитештерү индексы 106,4 процент тәшкил иткән. Төзелеш эшләре күләме 9 процентка, ваклап сату әйләнеше – 20, реаль хезмәт хакы күләме – 16 процентка арткан. Эшсезлек кимегән.

28
июль, 2012 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 27 июльдә ТР Икътисад министрлыгы, республиканың тармаклы министрлыклары, ТР буенча Федераль Салым хезмәте идарәсе вәкилләре катнашында 2013-2015 елларда эре салым түләүчеләрдән керүче керемнәрне фаразлау буенча киңәшмә узды.  

27
июль, 2012 ел
җомга
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Eastern Beverage Company S.A. инвестицион компаниясе хуҗасы Нил Смит һәм “Союз-Виктан” (Украина) компаниясе Директорлар советы рәисе Андрей Охлопков белән эшлекле очрашу уздырды.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте, анда “Крымская водочная компания” генераль директоры Джонатан Вейл, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР этил спиртын, алкоголь продукцияне җитештерү, аларның әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт контроле тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, “Холдинговая компания “Ак Барс” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов катнашты.

26
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Россия хезмәт министрлыгы агымдагы елның 1 августына хәтле бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакы системасын үзгәртү проектын әзерләргә тиеш.  Аның нигезендә нәтиҗәлекле контракт, ягъни бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакы аның эш нәтиҗәлелелегә бәйле. Бюджет учрежденияләре җитәкчеләренең хезмәт хакы хезмәткәрләрдән торачак. Бу турыда социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрне тәртипкә салу буенча Россиянең өчкырлы комиссиясе утырышында РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм эшмәкәрлек җәмгыяте, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре вәкилләре белән төбәктәге социаль-икътисади вәзгыять буенча фикер алышты.

Путин очрашуны ачып Рөстәм Миңнехановка сүз бирде, ә ул үз чиратында республикадагы вазгыять турында белдерде. “Әлбәттә, төп бурыч – яшәү сыйфатын күтәрү, Сез билгеләгән инновацион үсеш юлын гамәлгә куябыз һәм куячакбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Иң мөһиме – безнең гражданнарның имин тормышта яшәве. Сез югары һөнәри белемлеләр өчен 25 млн. эш урыны булдыру бурычын куйдыгыз. Без үзебез өчен бу санны 750 мең кеше дип билгелибез. Әлбәттә, бу гамәлдәге производстволарны, машина төзелеше комплексын, нефть химиясе комплексын модернизацияләү, алар - яңа өлкәләр, нанотехнологияләр, IT. Шул ук вакытта яшь буын, махсус икътисади зонадагы яңа предприятиеләр, безнең технопарклар бу мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге бирә дип ышанабыз.

25
июль, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаментында бюджет кредитлары буенча бурычларны соңга калып түләүне киметү мәсьәләсе тикшерелде. Киңәшмәдә Татарстан финанс министрының беренче урынбасары - ТР финанс министрлыгы Казначылык Департаменты җитәкчесе Марат Фәйзрахманов, җитәкче уранбасары Әлфия Минһаҗева, анализ һәм стратегия бүлеге башлыгы Дмитрий Чекулаев, хокук бүлеге башлыгы Р.Сидаков катнашты.
 
Россия Федерациясе Финанс министрлыгы Дәүләт Думасы депутаты Е.Бычкованың ("Гадел Россия") күп балалы гаиләләрне өченче баласы тугач бирелә торган җир өчен җир салымын түләүдән азат итү буенча тәкъдимен хуплый. РФ Салым Кодексының 217 статьясына үзгәртү кертүче закон проектына уңай бәясе Финанс министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы нефтькә бәя баррель өчен 60 һәм 80 доллар булган очрак өчен федераль бюджет вариантлары әзерли, диде Россиянең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен тәртипкә салу буенча өчкырлы комиссия утырышында ясаган чыгышында РФ финанс министры урынбасары Алексей Лавров. 


24
июль, 2012 ел
сишәмбе
 

РФ Финанс министрлыгы Салым кодексына артык көчле транспорт средстволарына салым арттыручы үзгәрешләрне бастырды.  410 ат көче булган машиналар өчен һәм 2011 елдан соң чыккан машиналар өчен ставка һәр көч өчен 15 тән 300 кадәр күтәреләчәк.  150 ат көченә ия булган мотоцикл һәм мотороллерлер өчен ставка 5тән 25 кадәр арта.   Салым су транспорт чараларына да кагыла: 300дән артык ат көче булган катер һәм яхталар өчен ставка 20дән 100гә кадәр күтәрелә, 150 ат көченнән артык гидроцикллар өчен 50дән 250гә хәтле арта.  

Татарстан Финанс министрлыгында 23-24 июлдә муниципаль һәм дәүләт өстәмә белем бирү учрежденияләрендә 2012-2013 уку елларында укучыларның йөрешен исәп-хисаплау функциясен тикшерүне автомат рәвешле алып бару буенча киңәшмә узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International