ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2011 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы "Татнефть" ААҖ һәм "Башнефть" ААҖнә 2012 елның 1 гыйнварыннан файдалы казылмаларны табуга салым буенча компнесация бирү мөмкинлеген белдерде. Бу турыда РФ Финанс министры урынбасары Сергей Шаталов белдерде.

Әлеге ике компания быелның октябрендә тормышка ашырыла башлаучы "60-66" пошлиналар системасы аркасында табыш күләмен югалта. Шуңа күрә, "Татнефть" Ромашкино чыганагында, ә "Башнефть" исә күкерте күп булган чыганакларды файдалы казылмаларны табуга салым буенча ташламаны куллана алачак. 


27
сентябрь, 2011 ел
сишәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль районында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы җитәкчелеге халыкны кабул итүнең бердәм көне кысаларында халыкны кабул итә. Халык сорауларында ТР Финанс министрлыгының кзначылык департаменты директоры урынбасары Әлфия Мингазова җавап бирә. 


26
сентябрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 25 сентябрендә Казан шәһәрендә, илебез буенча узган кебек үк, "Милләт кроссы - 2011" Гомум РОссия йөгерү кәне узды. Татарстан Республикасы финанс министрлыгы хезмәткәрләре,2013 метрлык традицион араны йөгереп, Россия күләмендә уздырылучы йөгерүдә актив катнашты. "Милләт кроссында" быел беренче тапкыр 8000 метрлык араны велосипедта уздылар.

23
сентябрь, 2011 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында республиканың гомумбелем учрежденияләрендә эшләүче укытучыларның хезмәт хакы 2011 елның 1 сентябреннән 30 % артуга багышланган видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова үткәрде. Әлеге киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мәхмүтов, "Барс бюджет" бизнес үзәгенең аналитик бүлеге җитәкчесе Руслан Гәрәев чыгыш ясады. 

8
август, 2011 ел
дүшәмбе
Халыкара агентлык рейтингына ия булу Россия төбәкләренең икътисадын үстерүдәге мөмкинлеклә­рен киңәйтә
Төрле агентлыклар рейтингларына ия булучы төбәкләр һәм муниципалитетлар торган саен ишәя бара. Рейтинг булмау – җәмәгатьчелекне һәм эшлекле даирәләрне сагайта торган әйбер.
Татарстан Республикасы халыкара рейтинг агентлык­лары белән байтактан эшләп килә инде. Максаты – республикага статусын, чит илләрдән, үзебездән инвестиция­ләр җәлеп итү мөмкинлекләрен, гарантияләрен билгеләүче кредит рейтингы бирү.
Шушы көннәрдә генә “Fitch Ratings” халыкара рейтинг агентлыгының рәсми пресс-релизы дөнья күрде. Анда Татарстан Республикасы­ның кредит рейтингы расланган. Без әлеге вакыйгага аңлатма бирүне сорап, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинга мөрәҗәгать иттек.

28
апрель, 2011 ел
пәнҗешәмбе
28 апрельдә ТР Дәүләт Советы депутатлары “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен диффреренциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Закон проектын ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, автотранспорт чараларының саны зур темплар белән арту транспорт чараларын куюга һәм саклауга бәйле проблема китереп чыгарды. Шуңа күрә хәзерге вакытта автомобильләр куеп тору урыннарын төзү зарурлыгы көнүзәк мәсьәләгә әйләнде.

15
февраль, 2011 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты 2011 елдагы беренче утырышын уздырды. Утырышны комитет рәисе Морат Гаделшин алып барды.
Депутатларны “Татарстан Республикасының 2011 елга һәм 2012 һәм 2013 еллар план чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты белән ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Министр хәбәр иткәнчә, агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр гомумикътисади вәзгыять һәм федераль үзәкнең Россия Федерациясе субъектларына куелган таләпләре белән бәйле рәвештә кертелә.
Үзгәрешләр кертү белән бәйле сәбәпләр арасында 2010 ел ахырында табышка салым түләүчеләрнең икътисади яктан үсеш кичерүе, 2010 ел йомгаклары буенча бөтен республика буенча табышка салымны яңадан исәпләү нәтиҗәләре уңай булыр дип фаразлануы да бар. Шулай ук нефть һәм нефть продуктларына бәяләр үсү; 2013 елда Казанда узачак Универсиадага әзерлек чараларын, “Мәгариф” һәм “Сәламәтлек” илкүләм өстенлекле проектларын республика бюджетыннан федераль үзәк белән бергәләп финанслау; Татарстан Республикасының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген һәм кредитлар белән бәйле рейтингын күтәрү өчен, бюджетның үсеш өлешен арттыру зарурлыгы да карала.

14
сентябрь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзалары “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укылышта карады. Закон проектын депутатларга ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.

9
сентябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Хөкүмәтенең Премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендә узган утырышында финанс министры Радик Гайзатуллин киләсе елга Татарстан бюджеты фаразларын җиткерде.

5
июль, 2010 ел
дүшәмбе
Әгәр сезне республика казнасындагы хәлләр, әйтик, елына күпме акча җыела, күпме салым Мәскәүгә китә, салым җыюны үзәкләштергәч муниципаль районнар үзләрен ничегрәк хис итә һ.б. сораулар кызыксындырса, аларга төгәл җавапны Татарстан финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллиннан алырга була. Министр "финанс кырында" "Ватаным Татарстан" газетасы укучылары белән очрашырга ризалык бирде. Министр, гомумән, тормыш-көнкү­решкә, яшәү рәвешенә, әдәбият-сәнгать, гаилә хәлләренә мөнәсәбәтле сорауларны да читләтеп үтмәячәк. Шулай итеп, сорауларның төрледән-төрлесе булырга мөмкин. Аларны "Ватаным Татарстан" газетасына хат язып та, электрон почта аша да, 8-963-120-95-96 телефоны аша да бирергә була. Әйдәгез, министр Радик Гайзатуллинга сораулар яудырыйк әле. Җаваплар газетада урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International