Күзәтү чорында Urals нефтенә уртача бәя 2023 елның 15 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр баррель өчен $50,51, яки тоннага $368,7 тәшкил иткән.
РФ Финанс министрлыгы бюджетлар үтәлеше турында еллык, кварталь һәм айлык хисаплылык төзү һәм тәкъдим итү кагыйдәләренә төзәтмәләрне раслады. Тиешле 2022 елның 9 декабреннән 186н санлы боерык Рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында бастырылган.
2022 елда кече һәм урта бизнес ташламалы инвестицион кредитлау программасы буенча 37,4 млрд сум җәлеп иткән.
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда депутатлар берничә мәсьәләне карады һәм республика бюджет акчаларыннан урта һөнәри белем системасын үстерүгә һәм халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыруга аудит нәтиҗәләрен тыңладылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
2023 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында актив катнашты.
Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча 2023 ел планы 11 февральгә 16 ка үтәлгән, 503 мең кв.метр тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Кече һәм урта бизнес, Илкүләм гарантия системасында катнашучыларның гарантияләреннән һәм поручительлекләреннән файдаланып, 2022 елда 812,5 млрд сум ташламалы кредит җәлеп иткән. Кече һәм урта бизнесны үстерү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында 44 меңнән артык эшкуар дәүләт ярдәменнән файдаланган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджет чыгымнарының үтәлеше – 2023 елның 1 февраленә – 214,0 млрд сум яисә планлы бюджет билгеләнешләренең 7,3%ын тәшкил иткән.
Кече һәм урта бизнес 2023 елда еллык 2,5% һәм 4% белән инвестицион максатларга ташламалы кредитлар алуны дәвам итәчәк.
Ярдәмнең салым, бюджет һәм хокукый чаралары 2022 елда Идел буе федераль округының күпчелек төбәкләрендә инвестицияләр күләме артуга китергән, кайбер субъектларда үсеш күрсәткечләре 10нан 40% ка кадәр җиткән.