Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына хәзерге вакытта бензин һәм дизель ягулыкка бәяләрне стабильләштерү өчен демпфирлый торган механизмны 2019 елның 1 июленнән төзәтә торган закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән. Документ 12 июль көнне депутатлар төркеме – Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзалары, комитетның рәисе Андрей Макаров тарафыннан кертелгән. Дәүләт Думасы закон проектын 18 июльдә карар дип исәпләнә.
Премьер-министр Дмитрий Медведев илкүләм проектларның йөкләмәләрен сан ягынан үтәү, аларның сыйфатына зыян китерергә тиеш түгел дип белдерде.
Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 760 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 6 млн. 926 мең сумлык 181 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 663 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген парламентарийлар “Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында” республика закон проектларын карадылар. Документларны ТР финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.
РФ Финанс министрлыгы бизнес салымнардан качарга тырышу өчен кулланганы өчен алдан йөкләтелгән керемгә берләшкән салымны озайту мөмкинлеген карамый. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында чыгышында хәбәр итте.
Федерациясе Советы утырышта 2019 елның федераль бюджетына төзәтмәләрне хуплады. Алар нигезендә бюджет профициты тулаем эчке продуктның 1,8% ыннан 1,7% ка кадәр кими.
Россия Президенты Владимир Путин РФдәге икътисадый тенденцияләрдән риза, ләкин үсеш тизлеген арттыруны таләп итә.
РФ Финанс министрлыгы юл фондлары күләмен салым законына үгәрешләр кертү юлы белән арттыруны дөрес түгел дип саный. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының Салым һәм таможня сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов хәбәр итте.
2019 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин Татарстан Республикасы территориясендә эре сыра җитештерүчесе – “Болгар сырасы” ачык акционерлык җәмгыяте белән киңәшмә уздырды.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды. Анда парламентарийлар Татарстан әҗәтен реструктуризацияләү мәсьәләсен тикшерделәр.